Бүген, 11 декабрьдә, Татарстанда болытлы һәм карлы һава торышы көтелә.
Юлларда бозлавык була. Кайбер районнарда буран булу ихтимал.
Җил секундына 7-12 метр тизлек белән көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һаваның максималь температурасы −1 градустан −6 градуска кадәр була. Республиканың көнчыгыш өлешендә температура урыны белән −11 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин.
Нет комментариев