Татарстанда АИ-92, АИ-95 маркалы бензиннар һәм дизель ягулыгы бәясе артты
Татарстанда автоягулык бәяләре артты: 30 июньнән 6 июльгә кадәр барлык төрләр дә кыйммәтләнде.
Росстат мәгълүматларына караганда, республикада бер литр бензинның уртача бәясе бу чорда 68,98 сумнан 71,15 сумга кадәр арткан.
АИ-92 маркалы бензинның бәясе 65,87 сумнан 67,98 сумга кадәр күтәрелгән. АИ-95 71,45 сумнан 73,75 сумга кадәр кыйммәтләнгән.
АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалы бензинның бәясе 93,60 сумнан 93,87 сумга кадәр арткан. Автомобиль бензины артыннан дизель ягулыгы да кыйммәтләнде. Аның литры бүген 81,57 сум (моңарчы 79,41 сум иде) тора.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/v-tatarstane-vyrosli-ceny-na-ai-92-ai-95-i-dizelnoe-toplivo-5926177
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев