Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстанда алты министрлыкның максатлары өчен тавыш бирү дәвам итә

Татарстан Республикасында 2024 елга республика министрлыклары максатларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә.

Проектка алты министрлык (Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Спорт, Яшьләр эшләре) кертелгән. Халыкны эшкә урнаштыру, яшүсмерләрнең вакытлыча мәшгульлеге, онкология авыруларын алдан ачыклау, сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре тавыш бирүдә аеруча зур кызыксыну уятты, дип хәбәр иттеләр ТР Иҗтимагый палатасында.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә халыкны барыннан да элек — балаларның җәйге ялы һәм аларны сәламәтләндерү, мәдәният өлкәсендә балалар һәм яшьләр театр студияләренә ярдәм күрсәтү, мәктәп укучылары өчен төрле музейларга экскурсияләр оештыру кызыксындыра. Татарстанлылар шулай ук экспертлар формалаштырган бурычларны хуплый һәм үз инициативаларын да тәкъдим итә ала.
Сораштыру «ТР Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының «Сораштыру» бүлегендә 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев