Татарстанда атна ахырына кадәр диярлек тотрыксыз һава торышы саклана
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 15 һәм 16 июльдә, Татарстан циклон киткәннән соң аның тыл өлешендә калачак. Һава шартлары үзгәрми диярлек. Янә яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак, җил көчәя. Төннәр температура +11..+14 градус тәшкил итсә, көндез һава +19..+25 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 17 июльдә, республикада тотрыксыз һава торышы саклана. Көндез температура фонының +14..+19 градуска кадәр түбәнәюе фаразлана.
Әмма шимбә көнне, 18 июльдә, төбәккә югары атмосфера басымы йогынты ясый башлаячак: явым-төшем акрынлап туктый, ә көндез температура +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев