Татарстанда “Бала куркыныч астында” телефон линиясе булдырылды
Россия Тикшерү комитеты балигъ булмаган яшүсмерләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен саклауга кагылышлы мәсьәләләрне ашыгыч рәвештә хәл итү максатында тәүлек әйләнәсе эшләүче "Бала куркыныч астында" телефон линиясе булдырды.
Бала хокуклары бозылу турындагы хәбәрләр "123" кыска номеры һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсендә 8 (843) 238-33-59 номеры буенча кабул ителә. Телефон линиясе балигъ булмаган балаларны рәнҗетү, көч куллану, урлау, ирекләреннән мәхрүм итү, ата-аналары, опекуннарының, балалар учреждениеләрендә эшләүчеләрнең бала тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве, балалар тормышы һәм сәламәтлеген куркыныч астына куючы фактлар турындагы мәгълүматларны тапшыру өчен хезмәт итә. Телефон линиясе турында тулырак Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсендәге рәсми сайттан танышырга мөмкин: http://tatarstan.sledcom.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев