Татарстанда бераз кар һәм салкынча һава торышы көтелә
Бүген Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы саклана.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак, бераз кар көтелә. Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Төнлә һава температурасы −8..-13 градус тәшкил итсә, көндез исә Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы −5..-10 градусны күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев