Татарстанда болытлы һава торышы һәм +24 градуска кадәр җылы көтелә
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.
Җил төньяк-көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исәчәк.
Һаваның максималь температурасы көндез +19..+24 градус булачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев