Татарстанда бүген бераз яңгыр һәм +17 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә.
Һава температурасы төнлә 0..+ 5 градуска кадәр төшә, ә көндез +7...+12 градус булачак, шул ук вакытта республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән +17 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев