Татарстанда быелның җиде аенда 517 меңнән артык кеше диспансеризация узган
Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының төп юнәләшләреннән берсе булып тора.
Өлкән кешеләргә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтә торган 80 медицина учреждениесе базасында оештырыла.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук быелның җиде аенда Татарстанның мобиль сырхауханәләрендә 18 516 пациентны (шул исәптән, 7692 кешене диспансеризация барышында) кабул итүләре турында хәбәр итә. Аларда 1043 пациентка госпитализациягә юллама бирелгән.
Мобиль комплекслар, республиканың муниципаль берәмлекләренә хезмәт күрсәтү зоналары буенча, Казан, Чаллы һәм Әлмәттәге дүрт медицина оешмасына беркетелгән. Мобиль комплекслар 15 районга чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев