Татарстанда чит ил автомобиле юл читенә төшеп әйләнеп капланган, пассажиры һәлак булган
Татарстанда чит ил автомобиле каршы як полосага чыккан, юл читенә төшеп әйләнеп капланган, пассажиры һәлак булган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте бүген Азнакай районында булган. 66 яшьлек ир-ат идарә иткән Great Wall Hover автомобиле юл читенә төшеп әйләнеп капланган. Пассажир урынында 56 яшьлек хатын-кыз булган.
Урында автоинспекторлар эшли. Юл һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев