Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда эшмәкәрләргә маркетплейсларда сәүдә итү өчен яңа ярдәм чарасы булдырылды

Республикада маркетплейсларда сәүдә итәргә теләгән компанияләргә ярдәм итү өчен яңа чаралар тәкъдим ителә.

ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә популяр сәүдә мәйданчыкларында эшләргә өйрәтә торган дүрт укыту программасы бар. Алар:
-оzon маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;
-wildberries маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;
-Яндекс. Маркет маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;
-KazanExpress маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер.
Белем бирү курсы 18 сәгатькә исәпләнгән. 
Уку нәтиҗәләре буенча аттестация узучыларга квалификацияне күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклык бирелә. 

Әлеге белем бирү программасында Татарстан территориясендә теркәлгән эшмәкәрләрнең катнашу мөмкинлеге бар. Бу хезмәттән файдалану өчен МСП. РФ цифрлы платформасындагы «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә заявка җибәрергә кирәк. Гариза бирү буенча инструкцияне әлеге сылтама буенча карарга була: https://cli. co/JPEK6R2.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев