Татарстанда көчле җил түбәләрне куптарган һәм агачларны аударган
Кичә Татарстанның Аксубай районында көчле җил ике йортның, шулай ук биш хуҗалык корылмасының түбәсен өлешчә куптарган.
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Моның сәбәбе — урыны белән тизлеге 24 метрга кадәр җиткән көчле җил.
Ведомство мәгълүматлары буенча, көчле җил аркасында Татарстанда 12 агач ауган.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев