Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +27 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы явым-төшем һәм яшен көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан — секундына 6-11 метр, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +8...+13 градус, көнбатышта урыны белән +16 градуска кадәр булды. Көндез һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев