Татарстанда производствода зыян күргән 25 кеше Россия Социаль фондының төбәк бүлегеннән яңа Lada Granta автомобильләре алды
2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода зыян күргән 25 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Татарстан Социаль фонд бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алу һәм бирү — хезмәт эшчәнлеге чорында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яисә һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре ул.
Транспорт чарасын алуның төп шарты — гражданинның тиешле медицина күрсәткечләре булу, шулай ук медик-социаль экспертиза бюросы тәкъдимнәрендә һәм зыян күрүчене (ПРП) реабилитацияләү программасында билгеле бер модификациядәге машина йөртергә ярамаган күрсәтмәләре булмау.
«Автомобильләр аны алучыларның сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып махсус җайлаштырылган һәм җиһазландырылган. Мондый дәүләт ярдәме белән зыян күрүчеләрнең күбесе актив яшәү рәвеше алып бара, күпләр һөнәри эшчәнлеккә кире кайта», -дип сөйләде Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев