Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда санитар икеайлык башланды

Ямьле язлар җитеп, җир кардан ачылгач, бөтен җирдә тирә-юньне чүп-чардан җыештыру өмәләре башлана.

Гадәттәгечә, ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Бу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрылыгы сайты хәбәреннән күренгәнчә, 2025 елдан «Экология» илкүләм проектына алмашка яңа «Экологик иминлек» илкүләм проекты килде. 

Кайбычлылар санитар-экологик икеайлыкка ел саен актив кушыла. Гадәттә бездә район туган көне — 19 апрельгә урамнар, йорт, оешма-предприятие тирәләре ялт иткән була инде. Чөнки Кайбычның мөстәкыйльлек алган көнен, ел саен шулай чистарынып, мәдәният йортында зурлап билгеләп үтәләр. Бәйрәмгә күпсанлы кунаклар килә. Быел туган көн тагын да масштаблырак уза, район оешуга 35 ел тула бит! Чистарыну эшләре кунаклар алдында мактану өчен түгел, үзебез өчен кирәк. Бездә өмәләр иртә яздан караңгы көзгә кадәр дәвам итсә дә, теләсә кайда рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләр барыбер очрый әле. Без яшәгән тирәлек чиста булырга тиеш!

Кайбычта икеайлыкны оешкан төстә үткәрү буенча башкарма комитет җитәкчесенең карары дөнья күрде. Башкарма комитет җитәкчесе, район административ комиссиясе рәисе Алексей Макаров кул куйган әлеге карарда сүз барлык авыл җирлекләрендә дә өмәләр үткәрү, көнкүреш калдыкларын теләсә кая түгүгә юл куймау, чүплекләрне бетерү, полигонны тәртиптә тоту, табигатьне саклауга волонтерларны да тарту, елга буйлары, парклар, балалар мәйданчыклары, халыкның күпләп ял итү урыннарын, контейнер мәйданчыкларын җыештыру хакында бара. Авыл кешеләре үз йорт тирәсен тәртиптә тотарга бурычлы. 

— Безнең уртак бурычыбыз — кыска вакыт эчендә районны тәртипкә китерү, аны чиста һәм уңайлы итү. Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дәвам итә. Шуңа да 9 Май — Бөек Җиңү көнен чисталыкта, лаеклы каршы алырга әзерләник, — диде Алексей Макаров. — Икеайлык вакытында районның барлык хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчә. Коммуналь һәм юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, җаваплы оешмалар чаралар комплексын үткәрәчәк. Юлларны, тротуарларны ремонтлау һәм чистарту, тукталыш павильоннарын норматив хәлгә китерү мөһим. Паркларны, һәйкәл тирәләрен тәртипкә китерү, узган еллардагы каты көнкүреш калдыкларын юкка чыгару зарур. Шуны онытмагыз: табигатьне пычратучыларга карата закон таләпләре катгый, аларга зур күләмдә штрафлар да каралган.

Санитар икеайлыкка бәйле сорауларыгыз булса, әлеге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләр, парклар һәм скверлар, юл инфраструктурасы: 2-16-66 (район башкарма комитетының кабул итү бүлмәсе);
Ишегалларын, чүплек мәйданчыкларын җыештыру: 2-13-21, 2-13-22 (торак-коммуналь хуҗалык идарә итүче компаниясе).

Санитар-экологик икеайлыкка бәйле рәвештә Татарстанда «Экояз» республика конкурсы да башланды. Бәйге Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

— «Экоярдәмче» (шәхси номинация): кече яшьтәгеләр төркеме (18 яшькә кадәр) һәм олы яшьтәгеләр төркеме (18 яшь һәм аннан өлкәнрәк);
— «Экоберләшмә» (коммерцияле булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һәм башкалар);
— «Экогаилә»;
— «Экокоманда» (мәгариф оешмалары): кече яшьтәгеләр төркеме (балалар бакчалары) һәм олы яшьтәгеләр төркеме (мәктәпләр);
— «Экопартнерлар» (гаммәви мәгълүмат чаралары): интернет-басмалар һәм телевизион мәгълүмат чаралары;
— «Иң яхшы муниципаль берәмлек».

Сигез атналык экологик марафон 

Бәйге сигез атналык марафон форматында уза. Анда һәр атна билгеле бер темага багышланган.

Беренче атна — «Кошларга ярдәм ит». Бу атнада җимлекләр һәм сыерчык ояларын ясап, парклар һәм скверларга элү.
Икенче атна — «Зоокайгырту». Бәйгедә катнашучылар приютларга бара, ризык, уенчыклар алып килә, вакытын игътибарга мохтаҗ хайваннар белән үткәрә ала.
Өченче атна — «Экологик илһам калейдоскобы». Бу атнада икенчел чималдан рәсемнәр һәм эшләнмәләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның ихтыяҗлары өчен файдалы әйберләр ясарга тәкъдим ителә.

Дүртенче атна — «Табигать язмышы безнең кулларда». Катнашучылар җимеш агачлары һәм җиләк-җимеш куаклары утыртырга тиеш. 26 апрельдә Татарстанда тантаналы рәвештә Туган тел көне һәм бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтелә. Халыкның мәдәни мирасына һәм бөек шагыйрьгә хөрмәт йөзеннән биш атна буе барлык постларны татар телендә урнаштырырга кирәк булачак.

Бишенче атна — «Тынычлык, Хезмәт, Май». Бу атна йортлар, мәктәпләр, парклар һәм скверлар тирәсендәге территорияләрне төзекләндерүгә багышлана.
Алтынчы атна — «Геройлар безнең янәшәдә яши». Атна мемориаллар, һәйкәлләрне төзекләндерүгә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итүгә багышлана.

Җиденче атна — «Без чүп-чарны аерым җыю яклы». Катнашучыларга макулатура, пластик, кием-салым җыярга һәм тапшырырга кирәк.
Сигезенче атна — «Чиста су». Марафонның соңгы атнасы сулыкларны һәм яр буе зоналарын чистартуга багышлана. Катнашучылар елга, күл һәм буа ярларын тәртипкә китерү өчен җыела.

"Экояз«да хәзер үк катнашырга мөмкин. Моның өчен беренче атнадагы биремне үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәңдә пост урнаштырырга һәм 5 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама буенча чат-ботка хисап җибәрергә кирәк: https://vk. ru/app7062840#mineco_rt_konkurs&force=1.

Табигатькә теләгән һәркем ярдәм итә ала. Түбәндәге сылтама буенча бәйгенең барлык нечкәлекләре турында белергә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтында конкурсның нигезләмәсе белән танышырга мөмкин: https://eco. tatarstan. ru/2026-9029309.htm.

Былтыр «Экояз» конкурсы кысаларында республиканың шәһәр һәм районнарында яшәүче 1100 гаилә туган якның чисталыгын саклауга өлеш керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев