Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында да янгыннарга каршы махсус режим кертелде

Татарстанда 15 декабрьдән янгыннарга каршы махсус режим кертелде. Ул киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Аның максаты - Яңа ел каникуллары чорында район халкының иминлеген тәэмин итү.

- Бәйрәм көннәрендә янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта, - дип хәбәр итте безгә Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев. - Шуңа күрә Яңа ел чаралары узачак объектларда да һәм шәхси секторда да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Күпчелек аларны чыршы куйганда ук үтәми. Аны җылыткыч җиһазлардан читтәрәк урнаштырырга кирәк, чыршы гирляндалары сертификатлы - сыйфатлы булырга тиеш. Бу очракта арзан продукциягә кызыгырга ярамый. Чыршыларны шәмнәр һәм тиз янучан материаллар белән бизәү тыела. Пиротехник эшләнмәләрдән янгын чыгу куркынычын киметү максатыннан, аларны куллануга чикләүләр кертелде. Шул рәвешле, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганда, пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чигеннән 500 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кешеләр күпләп йөри торган урыннардан әлеге ара 50 метрдан да ким булмаска тиеш. Кайбыч районындагы барлык авыл җирлекләрендә дә пиротехника куллану урыннары билгеләнде.
Бәйрәм ялларында мунчалар яну очраклары да күп теркәлә. Бу очракта да саклык сорала. Мунча мичләренең төзеклеген даими рәвештә тикшереп торырга кирәк. Алюмин яки башка кызуга чыдам булмаган материалдан эшләнгән мич торбаларын алыштырырга кирәк. Мунча утын ягып җылытылса, сэндвич торбалар куярга кирәк. Ләкин мондый торбалар күмер мичләре өчен шулай ук куркыныч. Бу очракта төтен чыгу юлын кирпечтән өяргә кирәк, ул яхшылап сыланган булырга тиеш.
Үзеңне генә кайгыртып калмыйча, күрше-күләнне дә күз уңында тотарга кирәк. Бу бигрәк тә ялгыз яшәүче, авыру, өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла. Бәйрәмнәр үткәргәндә балаларның үзләрен генә караучысыз калдыр­магыз. Үсмерләрнең өлкәннәрдән башка Яңа ел каршылавы да фаҗигага әйләнмәсен иде. Бәйрәм һәм ял көннәре безнең күңелләрдә якты хатирәләр белән генә истә калсын дисәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында да янгыннарга каршы махсус режим кертелде