Татарстанда узачак хезмәт ярминкәсендә бөтен Россиядән 9,5 меңләп вакансия тәкъдим ителә
Бөтенроссия хезмәт ярминкәсенең федераль этабы 23 июньдә узачак. Татарстанда аның кысаларындагы чаралар өч шәһәрдә – Казан, Чаллы һәм Түбән Камада үткәреләчәк.
Казанда Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе «Горки-Әмәт урманы» паркында (Җиңү проспекты, 69) оештырылачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 917 395 45 74.
Чаллыда ярминкәне «КАМАЗ» Мәдәният сарае кабул итәчәк (Тынычлык проспекты, 87/22). Белешмә өчен телефон: 8 917 270 08 94.
Түбән Кама шәһәрендә ул «Ковер» Яшьләр инициативасы үзәгендә (Мәктәп бульвары, 7/2) узачак. Мәгълүмат өчен телефоннар: 8 917 884 25 55 һәм (8555) 41-69-23.
Ярминкәләргә керү бушлай. Алдан түбәндәге сылтама буенча заявка тутырырга кирәк: https://trudvsem. ru/job_fair#form. Шунда язып җибәргән электрон почтага чакыру киләчәк.
Татарстанда узачак ярминкәдә барлыгы 9,5 меңнән артык вакансия тәкъдим ителер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев