Татарстанда узган төндәге БПЛА һөҗүменнән соң матәм игълан ителде
Татарстанда узган төндәге БПЛА һөҗүменнән соң матәм игълан ителде.
Бу хакта "Татар-информ«га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Түбән Камага дошман БПЛАлары күпләп һөҗүм иткәннән соң, һәлак булучылар бар. Шул сәбәпле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, республикада матәм игълан ителде», — дип хәбәр итте Галимова.
Искәртәбез, бүген республика БПЛА һөҗүменә дучар булды. Түбән Камага массалы һөҗүм дәвам итә. Һәлак булучылар бар.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев