Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстанда ВКонтакте социаль челтәрендә 7 меңгә якын дәүләт паблигы ачылган

«ВКонтакте» – илдә төп социаль челтәр һәм аралашу өчен иң зур мәйданчык санала.

Татарстан дәүләт органнары һәм оешмаларының ВКонтакте социаль челтәрендә барлыгы 6901 паблигы, ягъни рәсми ачык бите теркәлгән.

Аларның күбесе – белем бирү учреждениеләренә карый: республикада 1380 мәктәп, 1590 балалар бакчасы һәм 126 өстәмә белем бирү учреждениесенең ВКда үз бите бар. Икенче урында – социаль өлкәдә эшләүче учреждениеләр: ВКда шундый 478 рәсми аккаунт ачылган. Өченче урында – спорт учреждениеләре: ТР Спорт министрлыгы карамагындагы 200ләп оешма ВКда рәсми сәхифәсен алып бара.

Ул әти-әниләр, укучылар, укытучылар, учреждение җитәкчеләре һәм хакимият вәкилләре белән бәйләнештә торуның иң нәтиҗәле ысулы. Тиз арада кире элемтә урнаштыру һәм дөрес мәгълүмат чыганагы да – белем бирү процессында катнашучылар шул рәвешле мәктәп яки институт тормышыннан һәрвакыт хәбәрдар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев