Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстанның халык артисты, якташыбыз Фуат Таһировның тууына 100 ел тулды

Татарстанның халык артисты Фуат Таһиров татар сәнгате тарихына курчак театрына нигез салган күренекле шәхес буларак кереп калды. Ул безнең күренекле якташыбыз, 1917 елның 31 мартында Шүширмә авылында туган. Быел аның тууына 100 ел тулды. Истәлекле даталар - Кайбыч районының 90 еллыгы, яңа Кайбычның мөстәкыйль район булып яши башлавына 26 ел...

Әле дә хәтеремдә, 2004 елның апрелендә Кайбычтагы "Әкият"балалар курчак театры җитәкчесе Венера Сафиуллина белән бергә Фуат аганың тормыш иптәше Галия ханым янына Казанга барган идек. Ул безгә артист турында бай мәгълүмат бирде. 1932 елда Казанда Беренче интернациональ курчак театры оештырылуга, шунда эшкә килә Фуат ага. Театрда эшләгәндә солдатка алына, Бөек Ватан сугышында катнаша, берничә тапкыр каты яраланып, госпитальдә дәвалана, сугыштан соң бер аягын кистереп, протез кия. Татар дәүләт академия театры каршындагы студияне тәмамлый. Курчак театр­ында эшләү дәверендә бик күп төрле образлар тудыра ул. Нурихан Фәттахның "Энҗеле үрдәк" спектаклендә Күл иясе, "Чуртан кушуы буенча" спектаклендә - Емелья, "Кисекбаш"та - Карәхмәт, "Галәветдинның тылсымлы лампасы"нда Галәветдин... Фуат Таһиров драматургия юнәлешендә дә эшли. Аның Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкияте буенча язылган пьесасы күп еллар дәвамында курчак театры сәхнәсендә уйнала. Хезмәттәшләре аны оста тәрҗемәче, режиссер буларак та хөрмәт итә. Фуат аганың тормыш иптәше - Татарстанның атказанган артисткасы Галия Таһирова да бар гомерен курчак театрына багышлаган шәхес. Фуат ага белән дә театрда танышалар алар.
- Без күп еллар буена татар халкына хезмәт иттек. Ничәмә-ничә курчакка җан өрдек икән?! Кызык бит, үзең сәхнәдә күренмисең, пәрдә артында торып кына, курчакларны образга кертәсең. Бу бик катлаулы эш. Икәүләшеп бергә төп рольләрне уйнаган чакларыбыз да күп булды. Мәсәлән, «Алпамша» да мин Сандугач, ә ул Алпамша образын иҗат иттек. Татарстанда без булмаган төбәк калмагандыр. Язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда авылларга безне трактор арбасында, җигүле атларда озаталар иде. Кайда гына барып чыксак та, авыл кешеләре: «Таһировлар килдеме соң?» - дип сорашалар иде. Халык бик яратты безне. Гастрольгә килгән артистлар артыннан сәлам әйтеп җибәрәләр иде. Фуатның туган авылы Шүширмәдә, Кече Кайбычта чыгыш ясаганыбыз истә калган. Бәлешләр пешереп, мунчалар ягып каршы алганнар иде безне, - ди Галия апа.
Сагынган саен, Фуатының гастрольләргә киткән арада д­­­а аны сагынып язган хатларын, котлау открыткаларын кулына алуы турында да сөйләгән иде.
Галиясен өзелеп-өзелеп яратуы ачык чагыла бу хатта.
- Без бәхетле яшәдек. Кырык елдан артык курчаклар аша халык күңеленә кереп кала алуыбыз белән дә бәхетле без, - дигән иде ул вакытта Галия апа, безне озатканда. - Фуатымның туган ягына сәлам әйтегез...
Кадерлем минем Галиям!
Сине җаным, йөрәгемнән чыккан чиста хисләр белән ярты гасыр кичергән туган көнең белән котлыйм. Сөеп кочак­лыйм үзеңне. Бу узган дәвернең яртысыннан артыгын төрле шартларда без синең белән бер булып - уртак үткәрдек. Төрле вакытлар - бик күңелле, рәхәт һәм комачаулы вакытлар да булды. Киләчәктә сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет-рәхәт озын гомер телим сиңа, алтыным! Үбеп - Фуатың. 7 февраль 1987 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанның халык артисты, якташыбыз Фуат Таһировның тууына 100 ел тулды