Хәбәрләр
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте абунәчеләре арасында бүләкләр уйната
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте нәшер итүче газета-журналларга бу елның икенче яртыеллыгына язылып, бүләк отучыларның исемнәре 18 августта билгеле булачак. Төп приз - телевизор, аннан кала өч фотоаппарат, җылы юрганнар, 45 бүләк комплекты уйнатыла. Газета-журналларга иң зур суммада язылучы райондашыбызны кызыксындыру бүләге көтә.
"ТАТМЕДИА"дан алынган хәбәргә караганда, Кайбыч районыннан дүрт кеше бүләкләр уйнату исемлегенә кертелгән. Аларның барысы да укытучылар, балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. Кошман мәктәбеннән Резедә Сайранова, Бәрлебашыннан Исламия Мусина, Фәридә Миңнуллина, Мөрәледә укытучы Гөлнара Гараповага җиңү бәхете елмайсын иде дигән теләктә калабыз. Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүләк оту өчен ким дигәндә өч газета-журналга бу яртыеллыкның алты аена язылырга һәм квитанция ләренең күчермәләрен Казанга акцияне үткәрүчеләргә җибәрергә кирәк иде. Бүләк уйнатуда катнашучыларның исемнәре белән "ТАТМЕДИА" сайтында танышырга була. Республика буенча барлыгы 150 абунәче катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев