Хәбәрләр
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте матбугатка язылучылар арасында кабат призлар уйната
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2018 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылучылар арасында тагын призлар уйната. Төп приз кабат - телевизор, аннан кала өч фотоаппарат, 15 юрган уйнатыла. Ә газета-журналларга иң күп язылучы райондашыбызны кызыксындыру бүләге көтә. һәр районнан берәр җиңүче билгеләнә, барлыгы 45 бүләк комплекты әзерләнгән.
Әлеге акция милли традицияләрне, телебезне саклау, халык арасында ялның уку төрен популярлаштыру максатында оештырыла. Аның шартлары элеккегәчә: «ТАТМЕДИА»га караган кимендә өч газета-журналга алты айга языласың да, квитанция күчермәсен (яисә онлайн язылганга түләү күчермәсен) 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт яки podpiska@tatmedia.ru адресларына юллыйсың. Матбугатка почта, редакция, интернет, шул исәптән ТР дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында язылырга мөмкин. Үзегезнең телефон номерын һәм «Акция» тамгасын күрсәтергә онытмагыз. Призлар 2018 елның 9 февралендә уйнатылачак. Акция агымдагы елның 25 октябреннән 2018 елның 20 мартына кадәр үтәчәк. Тулырак мәгълүматны www.tatmedia.ru сайтыннан алырга була. 16+ Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев