Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Тату класс серләре» бәйгесенең зона турында Кайбычның кайсы мәктәбе катнашачагы билгеле булды

Район мәдәният йортында ата-аналар комитетлары арасында игълан ителгән «Тату класс серләре» республика бәйгесенең район туры узды.

Әлеге бәйгене мәгариф бүлеге һәм «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге үткәрде.

Белем бирү оешмаларында тәрбия бирү эшчәнлеге белән тыгыз элемтәдә торучы ата-аналар комитетларын барлау, аларга ярдәм итү, күмәкләшеп эшләү алымнарын уртаклашуга юнәлдерелгән бәйгедә унөч мәктәп командасы катнашты. Алып баручылар — «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары Алия

Мотыйгуллина һәм Екатерина Дмитреева, аларның һәрберсе белән таныштырып, сәхнәгә чакырып торды.

Әти-әниләр, балалар һәм укытучылар белән берлектә, «Безнең тату, күңелле класс» дип исемләнгән визит карточкасын тәкъдим итте. «Бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче» иҗади проектын якладылар.

Һәр команда иҗади номер әзерләп килгән иде. Алар Бөек Ватан сугышы темасына багышланды. Урыннар билгеләгәндә, жюри мәктәп һәм класс тормышы турындагы альбомнарны, стена газеталарын, плакат һәм портфолиоларны да исәпкә алды. Әти-әниләр һәм укучылар тату класс булуның серен ачып бирергә тырышты.

Олы Кайбыч мәктәбенең ата-аналар комитеты гран-при иясе булды. Алар бәйгенең Чүпрәледә узачак зона турында катнаша. Беренче урынны Кошман мәктәбе командасы яулады. Икенче урында — Борындык, өченчедә — Чүти мәктәпләренең ата-аналар комитетлары.

Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәр командага «Тату класс серләре» дип язылган торт, призлы урын яулаучыларга һәм җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев