Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техниканың төзеклеге тикшерелде

Яңгырлы, салкын яз артта калды. Җылы җәйгә аяк бастык. Табигать яшеллеккә төренде. Шул ук вакытта җәй авыл кешесенең мең төрле мәшәкатькә күмелгән чагы да. Бакчада да эш күп, печән дә әзерлисе бар. Авыл хуҗалыгы тармагында да яшел урак өсте якынлаша. Игенчеләр терлек азыгы хәзерләү техникасын әзерлек сызыгына куйды. Кышлату чорында малларны азык белән тәэмин итү – иң мөһим бурыч.

Кайбыч механизаторларының печән чорына ни дәрәҗәдә әзер булуларына махсус комиссия бәя бирде. Терлек азыгы хәзерләү кампаниясенә әзерлек буенча үзара тикшерү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә, республиканың һәр районында уза. Бездә “Татагролизинг” җәмгыятенең баш инженеры Радик Гыймадиев,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Михаил Серебряковтан торган комиссия эшләде. Алар үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм бүтән тагылма азык җыю техникасының төзеклеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде. Хезмәт хакы түләү, азык әзерләү планы, базларның әзерлеге дә каралды. Барлык хуҗалыкларда да механизаторлар һәм белгечләр белән аралаштылар. Тикшерү «Туган як-Агро» җәмгыятеннән башланды.
– Безнең җәмгыятьтә азык культуралары 545 гектар мәйданны били. Шул исәптән, 445 гектар мәйданда күпьеллыклар, 100 гектарда силоска кукуруз чәчтек. Барлыгы 3057 тонна терлек азыгы әзерләү бурычын куябыз. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, егетләребез дә, техника да сынатмас, – диде «Туган Як-Агро» җәмгыятенең баш инженеры Ирек Тимершин.
Механизаторларның да кәефе яхшы, эшкә әзерлекләре әллә каян күренеп тора.
– Кырык ел трактор руле артында мин. Моңарчы Мөрәледә тимер атны иярләсәм, күптән түгел әлеге җәмгыятьтә тракторга утырдым. Җиң сызганып эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Хезмәт хакын да, авансны да вакытында түлиләр, – диде Радик Ярхәмов.
“Җәләлиева” КФХсында эш барышы белән башкарма директор Айрат Хәкимов таныштырды. Әлеге хуҗалык чәчүне 15 майда төгәлләгән. Механизаторлары да, белгечләре дә җитәрлек, хезмәт хакы түләү буенча да тоткарлыклар юк.
“Родина” агрофирмасында комиссияне генераль директор Радик Миңнуллин каршы алды. Ул техниканың җитәрлек булуын, механизаторларга техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелүен, аларның махсус эш киеме белән тәэмин ителүен әйтте.
“Август-Кайбыч” җәмгыятенең Хуҗа Хәсәндәге машина-трактор паркында яңа техниканың һәм тагылма агрегатларның күп булуы сокландырды. Җәмгыять директоры Александр Иванов та терлек азыгы хәзерләү кампаниясенә әзер булуларын белдерде.
Радик Гыймадиев безнең механизаторлар, инженер-механикларның үзара тикшерүгә җитди карауларын әйтте.
– Кышлату чорында мул продукция алу өчен, җәен җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы запасы булдыру мөһим. Кайбычлылар эшне башларга әзер. Куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү турында да онытырга ярамый. Барыгызга да уңышлар телим, – диде ул.
Хуҗалыклардагы техника һәм агрегатларны карап, әзерлекне тикшереп чыкканнан соң, комиссия нәтиҗә ясады. Комиссия карары белән, 100 балл мөмкинлектән 90 шар балл туплаган “Август-Кайбыч” һәм “Туган як-Агро” җәмгыятьләре беренче урынга чыкты. 85 балл җыйган “Родина” агрофирмасы – икенче урында. Алардан ике баллга гына калышкан “Җәләлиева” КФХсы – өченче урында.
Район буенча уртача әзерлеккә 85 балл куелды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев