Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Әтиебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән, кайгыбызны уртаклашкан өчен рәхмәт белдерәбез

Февраль бураннары газиз әтиебез, яраткан бабабыз Ленар Әхмәтҗан улы Закировны арабыздан мәңгелеккә алып китте.

Бу хәсрәтле вакытыбызда мәрхүмне хөрмәтләп, соңгы юлга озатуда катнашкан, ярдәмләшкән, кайгыбызны уртаклашкан өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район Советы, район башкарма комитеты хезмәткәрләренә, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы бүлеге начальнигы Рушан Хуҗинга, Апас, Мамадыш районнарындагы полиция бүлекләре шәхси составы һәм ветераннарына, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафинга, үзәк сырхауханә коллективына, әтиебезнең элеккеге хезмәттәшләренә, дусларына, тирә-күршеләргә, туганнарга, авылдашларга, ерактан кайтучыларны каршы алып хөрмәт күрсәтүчеләргә, дин әһелләренә, зиратка юлны чистартучыларга, кабер казучыларга һәм барлык ярдәм кулы сузучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә мең дә бер игелек булып кайтсын. Һәрбарчагызга исәнлек-саулык, кайгы-хәсрәт күрмичә яшәвегезне телибез. 

Закировлар гаиләсе, Олы Кайбыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев