Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Тәлгать улым, мин бит сине гомерлеккә югалттым»...

Түз, йөрәгем, түз диеп, мин үземне юаттым. Тәлгать улым, мин бит сине гомерлеккә югалттым.

Синең киткән юлларыңа яшел чирәмнәр шытты,
«Тәлгать улың үлде» дигәч, күземнән кан-яшь чыкты.
Син үскәндә сиңа карап сокланып туймый идем,
Исән генә бул, балам, дип, гел тели, уйлый идем.
Тәлгать улым, өсләреңдә синең сары күлмәгең,
Җан биргән чагыңда синең өзелгәндер үзәгең.
Их, бу язмыш дигәннәре нигә болай каргады?
Син юк инде, балам, җирдә сөенечем калмады.
Сиңа кадәр бер улымны җир куенына озаттым,
Лачын кебек егетләрне гомерлеккә югалттым.
Язлар җиткәч, су буйлары яшеллеккә күмелә.
Исләремә төшсәң дә, күздән яшьләр түгелә.
Тәлгать улым, мин ышанмый, сине көтеп яшәрмен.
Кабереңә килеп һаман, улым диеп дәшәрмен.
Дошманга да мондый хәсрәт күрсәтмәсенче Ходай,
Нигә, улым, гомерең бик кыска булды шулай?
Дусларыңны күрсәм дә, үзәкләрем өзелә.
Бар сагышым бетәр иде, бер карасаң күземә.
Казахстан җирләре сагыныр сине һаман,
Төзәлмәс инде гомергә йөрәгемдәге ярам.
Бөтен кешегә теләгем: сак йөрсеннәр балалар!
Аналарга бик тә авыр, еламасыннар алар.
Рәхмәт яусын туганнарга, кызларым булсын исән,
Сезнең белән бергәләшеп кайгы сулары эчәм.

Рәисә Нурмөхәммәтова, Иске Чәчкаб авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев