Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Төмән өлкәсең Киндерле авылында яшәүчеләр өчен Кайбыч сүзе дә, үзе дә кадерле

Кайбыч җиренә Төмән төбәк мәгарифен үстерү институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, өлкәнең Түбән Тәүде районының Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиева, укытучылар Фирүзә Булатова, Альбина Бакиева һәм китапханәче Фазилә Гыйльманова кайтты.

Әлеге җылы очрашуда Казаннан якташыбыз, «Сөембикә» журналының баш редактор урынбасары Гөлнур Сафиуллина да катнашты. Кече Кайбычта туып-үскән Гөлнур ханымның туганнары да егерменче гасыр башында Киндерлегә китеп урнашкан булган. Ул андагы якыннары белән аралашып яши. Үзенең дә Киндерлегә барганы бар.

Тамырларны эзләү — һәркемнең канында

Кайбычлылар арасында бездән ике мең чакрым тирәсе ераклыктагы Киндерледә саф татарча сөйләшүче милләттәшләребез яшәвен белүчеләр сирәктер. Бу авылда, киресенчә, Кайбычны яхшы беләләр. Анда узган гасыр башында районнан күченеп китүчеләрнең балалары, оныклары яши.

— Беренче күченеш 1910 елга кадәр була. Ул Столыпин реформасы белән бәйле. Икенче төркем кайбычлылар Себер якларына 1921 елгы ачлык вакытында чыгып китә, — диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, тарих битләрен барлап. — Киндерлегә барып урнашу җиңелләрдән булмый, чөнки җирле халыкның читтән килүчеләрне кабул итәсе килми. Ләкин якташларыбыз көчлерәк булып чыга. Үзләренең яшәү рәвешен алып киләләр. Мондагы халыкны җир эшкәртергә өйрәткәннәр, шул якларда мулла яки абыстай булып киткәннәр. Бу вакыйгаларга бер гасырдан артык вакыт узса да, кыйблаларын, телләрен, диннәрен югалтмыйча яшәүләрен дәвам итәләр.

Әйе, Киндерледә телебез генә түгел, хәтта җирле сөйләм дә нәкъ Кайбычтагыча! Бездәге кебек, кыстыбыйны — якмыш, итне — кәки, башлыкны папый дип әйтәләр.

Киндерлеләр соңыннан Кайбыч ягы музеена бүләк итеп калдырган китапта безнең яклардан Себергә беренче булып килүче Казан губернасының Олы Кайбыч авылы кешесе, эмиссар-разведчик Шәмсетдин Минкашев булган диелә.

Ул мондагы тормыш һәм табигать шартлары, халкы белән таныша. Бу яклар аның күңеленә хуш килә һәм үзенең ишле гаиләсе белән Киндерлегә күченә. Себердә күргәннәрен кайтып сөйләгәннән соң, аның артыннан гаиләләре белән бергә тагын тугыз авылдашы да юлга кузгала. Алар — Гыйльман Сәйфетдинов, Мәхмүт Фәйзуллин, Идрис Фәйзуллин Гайсә Фәйзуллин, Сөләйман Фәйзуллин, Борһан Фәизов, Шакир Ишмөхәммәтов, Шәфигулла Фазлуллин һәм Нигъмәтҗан Әхтәриев була.

Тамырларың, үткәннәрең белән кызыксыну — һәр кешенең канында. Ата-бабаларың яшәгән урыннарга бару нәсел шәҗәрәсен яхшырак өйрәнү мөмкинлеген бирә. Киндерлеләрне дә Кайбыч җире гел үзенә тартып тора. Поездда узган унсигез сәгатьлек юл ардырса да, безгә ашкынып, сөенеп кайттылар.

— Шушы җирдә басып торуыбызга әле дә ышанып бетеп булмый. Безне авылдашларыбыз гына түгел, бөтен Түбән Тәүде районы, Төмән өлкәсе, сезгә сәламнәрен җиткереп, ак көнләшү белән озатып калды, — диде Мөнирә Калиева.

Кайбыч сүзе дә, үзе дә алар өчен кадерле

Кунакларны Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасында затлы ризыгыбыз юка белән каршы алдылар. Монда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да килде. Гадәттә ипи-тоз яки чәкчәктән авыз иттерәләр бит, ә бу авылның бренды — юка. Аны киндерлеләр дә яратты.

«Рецептын алып кайтып, үзебездә пешерергә кирәк. Барысын да шаккаттырып, без дә киләчәктә кунакларны күпереп пешкән юка белән каршы алыйк әле», — диделәр.

Милли киемнәрен кигән нәниләр алар килүгә иң матур шигырьләрен өйрәнгән. Бергәләп "Туган тел«не дә җырладылар. Төмәнлеләр тәрбиячеләр Диләрә Насретдинова һәм Илһамия Сәлахова үткәргән дәресләрне карады.

Милләттәшләребез мәктәпкә дә керде. Монда аларны районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылар каршы алды. Мәктәп музеендагы һәр экспонат кунакларда кызыксыну уятты.

— Кошман халкы элек-электән кәсепчелек белән шөгыльләнгән — кирпеч суккан, умарта тоткан, итек баскан. Авылыбыз сөннәтчеләре белән дә дан казанган. Алар авылда берничә кеше булган. Хәтта Урта Азия якларына кадәр йөргәннәре билгеле, — диде музей җитәкчесе Розалия Садриева.

Укытучы Айдар Насретдинов җитәкчелегендәге «Балчык белән эшләү» түгәрәге эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Укучылар ясаган чүлмәкләр Төмәнгә китте: аларны кунакларга бүләк итеп бирделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Хәйруллина үткәргән ачык дәрестә булдылар. «Көмеш каләм» түгәрәге җитәкчесе Флюзия Сәлахова үткәргән мастер-класста укучылар шигырь язу осталыгын күрсәтте. Әлеге очрашуда Иске Тәрбит мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева Вики-Кайбыч татар википедиясен оештыру тәҗрибәсе белән бүлеште.

Бу мәктәптә мөхтәрәм кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.

— Халкыбызның үз теле, гореф-гадәтләре һәм кыйбласы бар. Аларны саклау һәм яшәтү бездә күпкә җиңелрәк, — диде ул. — Әгәр дә аралашып, хезмәттәшлек итеп торсак, әлеге өлкәдә сезнең дә кыенлыкларыгыз азрак булыр иде. Татар халкының мәдәниятен, тарихын тергезүдә һәм үстерүдә, йолаларны пропагандалауда актив катнашуыгыз, яшь буында милли рух тәрбияләүгә өлеш кертүегез өчен сезгә рәхмәтемне белдердерәм.

Альберт Илгизәрович кунакларга Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк — китаплар тапшырды. Аларны Кайбыч Сабан туена чакырды. Милләттәшләребез үзләре дә шундый ук кадерле бүләк — Шәүкәт Гаделшаның китапларын алып кайткан.

— Хәзерге вакытта Казанда яшәүче Шәүкәт Гаделша узган ел Тукай премиясенә лаек булды. Ул безнең авылда туып-үскән, — диде Мөнирә Калиева. — Аның ата-бабалары да Кайбыч районыннан килгән Бикчәнтәевлар булган. Киндерлегә килгәч, репрессия вакытында күп кеше фамилиясен алыштырган. Шулай итеп, ул Сибгатуллин булып киткән. Аның белән горурланабыз. Авылыбыз китапханәсенә Шәүкәт Гаделша исеме бирелде.

Төмәндә яшәүче милләттәшләребез күңелендә бу очрашу җылы тәэсирләр калдырды.

— Бөтендөнья татарларының девизы — «Без — бердәм! Безнең көч — бердәмлектә!». Сезнең белән көчлебез. Моннан көч алып китәбез. Бүгенге сәфәребез Төмән җирендә татар телен саклауга юнәлдерелгән зур эшләргә юл ачсын. Сезне дә үзебезгә кунакка чакырабыз. Иң якын кешеләребезгә әйләндегез, хөрмәтле дуслар, кадерле туганнарыбыз! — диде Рафаэль Гадиев.

Киндерле күренешләрен туплаган видеопрезентация дә ясап килгәннәр. Аны караганда үзебезне шул авылда йөргән кебек хис иттек.

— Без шулкадәр җылы очрашуга өметләнмәгән дә идек. Шыпырт кына килеп, күрешеп кайтып китәрбез дип уйладык. Шулкадәр җылы итеп, ачык йөз белән каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт, — дип дәвам итте Мөнирә ханым. — Кайбыч дигән сүз безнең Киндерле авылы халкы өчен бик кадерле. Чөнки әби-бабаларыбыз шушы районнан килгән. Ерак Себердән, барча туганнарыгыздан сезгә зур сәламнәр алып килдек, — диде Мөнирә ханым. — Хезмәттәшләрем дә минем белән бергә юлга кузгалды. Аларның тамырлары да шушы җирдән. Киндерле авылының көчле нәселләре — Әхтәриевлар, Фазлуллиннар, Гыйльмановлар, Шәмсетдиновлар, Латыйповлар Кайбычтан килгән. Кемнәрдер инде, туганнарын табып, аралашып яшиләр. Бернәрсә дә белмәүчеләр дә бар. Кайбычка барабыз дигәч, авылдашлар гына түгел, бөтен Түбән Тәүде районы, Төмән өлкәсе купты: яздылар, шалтыратулар да тынып тормады. Аларның да туганнары турында белешеп кайтуыбызны сорап, ак көнләшү белән озатып калдылар. Бу очрашуны Рафаэль Галимҗанович оештырды. Аңа зур рәхмәт!

Киндерле һәм Кошман мәктәпләре арасында төбәкара хезмәттәшлек килешүе имзалану — әлеге чараның мөһим вакыйгасы булды. Димәк, аралашу, кунакка йөрешү, тәҗрибә уртаклашу дәвамлы булачак. Мөнирә ханым үзләрендә татар телен өйрәтү мәсьәләсенең кыенлашуына борчылуын белдерде.

— Түбән Тәүде районында туган телебездә белем бирүче өч кенә мәктәп калды. Татар теле факультатив буларак кына керә, — диде ул. — Бездә зур проблема — телне саклап калу. Егерменче гасыр башында әти-әниләр балалары рус телен белмәс дип курыкты, бүгенге көндә татар теле бетә дип хафага калдык. Аны саклап калуга бөтен көчебезне куябыз. Бездә милли мәктәпләрне күтәрәләр, гел ярдәм итәләр. Татар телен укытабыз, конкурсларда катнашабыз. 2022 елда этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәп дип танылдык. Мәктәпле авыл — мәңгелек, ул беркайчан бетмәячәк.

Ике сабакташ очрашты

Кошман элек сөннәтчеләр авылы булган, дидек. Бу авылда яшәүче Илфар абый Сафиуллин да — «бабачылар» нәселеннән. Балалар бакчасында һәм мәктәптә узган очрашуда ул да катнашты. Төмәннән килгән кунак — Рафаэль Гадиев (рәсемдә уңда)— Илфар абыйның сабакташы булып чыкты. Кошмандагы күрешүләренә икесе дә шат булды.

— Без Рафаэль белән өч ел элек Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә укыганда таныштык. Шуннан бирле аралашып торабыз, — диде Илфар Сафиуллин.— Минем үземнең дә кечкенә чагымда Төмәнгә барганым булды. Әлеге шәһәрдән унбиш чакрым ераклыктагы Боровой поселогында минем сөннәтче Хәлилулла бабамның сеңлесе Мәйсәрвәр апа яшәде. Ул Себер якларына кызы Әкълимә һәм кияве Әфгалетдин абый белән узган гасырның илленче елларында күченеп килгән. Әфгалетдин абый Хикмәтуллин — Олы Кайбычныкы, төп нигезләре элеккеге универмаг янында булган. Җизни дә, Әкълимә апа да поселок янында торф чыгаруда эшләгәннәр. Аларның өч уллары туган. Олысы — Альбертлары бүгенге көндә мәрхүм инде. Рәфыйклары Казанда яши, хәзер пенсиядә. Рафилләре төп нигездә Боровойда гомер итә. Элек Олы Кайбычтан да, Кошманнан да гаиләләре белән шул поселокка күченеп китүчеләр шактый булган.

Туганнарның табылган чагы

Рафаэль Гадиев Кошманда күптәнге танышын очратып сөйләшсә, Мөнирә Хикмәтуллина Олы Кайбычта моңарчы бер дә күрмәгән туганы Нурания апа Сабитованы эзләп тапты. Нинди бәхет!

— Минем әбием, (без тәтә дип әйтәбез) Фәизова Әминә Сабит кызы, 1904 елда Кайбычта туган, — дип сөйләде Мөнирә Хикмәтулловна. — Туу турындагы таныклыгында фамилиясе Сафиуллина дип язылган, Киндерлегә килгәч, Фәизовага алыштырганнар. Аның Сара исемле апасы кечкенә чагында вафат була. Хәлимә исемле тагын бер апасы да Кайбычта туган була. Киндерлегә килгәндә тәтәмә өч яшь була. Монда энесе Габдулла туа. Әбием бу авылда Казан татарлары арасында беренчеләрдән булып себер татар егете Рәхмәтуллага кияүгә чыга. Уллары — әтием Хикмәтулла туа.

Мөнирә ханым Кайбычта Нурания апаларның өенә барды. Күрештеләр, сөйләштеләр, Нурания апаның кызы Ләйсән һәм оныгы Ислам белән истәлеккә фотога төштеләр.

— Нурания апа миңа Сабит бабамнын улы Сабир ягыннан туган булып чыкты. Аның улы Газизҗан, Газизҗанның кызлары Нурания, Равия, Суфия, Фәнзилә, Фирзәнә дип аңлаттылар, — диде Мөнирә Калиева.

Нурания апа да кайчандыр үзләренә кунакка кайтып йөргән туганнарын хәтерли икән.

Кунакларның сәфәре алга таба әнә шулай район үзәгендә дәвам итте. Монда алар Галия Кайбицкая һәм Кайбыч ягы музейларында, Олы Кайбыч мәчетендә булдылар. Бабаларының кендек каны тамган Кече Кайбыч, Бәрлебашы һәм Морза Бәрлебашы урамнарын әйләнделәр. Онытылмаслык тәэсирләр туплап, чын күңелдән сөенеп, горурлык һәм дулкынлану хисләре белән икенче көнне кабат ерак юлга — Төмәнгә кузгалдылар.

Киндерле ничек яши?

Авыл Төмәннән — йөз, Түбән Тәүде район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Киндерленең төп халкы — татарлар. Монда, Себер татарларыннан тыш, Татарстанның төрле районнарыннан килгән Идел буе-Урал буе татарлары, руслар, үзбәкләр тупланып яши.

Ни өчен авыл Киндерле дип атала? Чынлыкта Киндерленең немецларга да, Германиягә дә бернинди дә канашы юк. Авылның исеме киндер үсемлегенә бәйле. Риваятьләргә караганда, ике гасыр элек бу урында киндер үскән. Аның хәзер кая киткәнлеге билгесез, ә авыл Киндерле булып калган. Ул — Төмән өлкәсендәге алга киткән авылларның берсе булып санала.

Октябрь революциясенә кадәр Киндерледә балаларны авыл муллалары укыткан. Укыту гарәп телендә алып барылган.

Белем алу хәлле кешеләрнең балалары өчен генә мөмкин булган. Совет власте урнаштырылганнан соң, авылда элеккеге мәдрәсә бинасында башлангыч мәктәп ачыла. Балаларны махсус белемнәре булмаган укытучылар укыткан.

1938-1940 елларда агач мәктәп бинасы төзелә, ул авылның мәдәни тормышы үзәгенә әйләнә. 1950 елдан мәктәп җидееллык була. 1960 елда ул сигезьеллыкка әйләнә. 1939 елда төзелгән бина искерә, укучылар саны һаман арта бара, яңа бина кирәк була. Һәм, ниһаять, 1975 елда авыл үзәгендә кирпечтән ике катлы яңа мәктәп төзелә башлый.

Ул 1978 елның 1 сентябрендә үз ишекләрен ача. 1981 елдан Киндерле мәктәбе урта мәктәпкә әйләнә. Бүген анда биш авылдан 128 укучы белем ала.

Авыл үзәгендәге паркта Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәл һәм Сталин чорында репрессияләнгән ата-бабаларына куелган истәлекле билге бар. Авылдан Бөек Ватан сугышына 81 кеше киткән, 48е кире әйләнеп кайтмаган.

Мәдәният йорты бинасында фельдшер-акушерлык пункты, Новотроицкий авыл җирлеге администрациясе, китапханә, почта урнашкан. Янәшәдәге мәчет тирә- юньгә ямь өсти. Монда мөселманнар һәр җомга намазга җыела. Мәдрәсәдә балалар һәм өлкәннәр өчен дәресләр үткәрелә. Мөселман бәйрәмнәре һәм йолалары да монда уза. Иң зур бәйрәм—Ураза гаетенә күрше-тирә авыллардан да киләләр һәм ул чәй табыны артында уза. Монда никах мәҗлесләре үткәрелә, балага исем куштыралар. Рамазан аенда тәравих намазлары укыла.

Киндерле — Төмән өлкәсендәге алга киткән авылларның берсе. 2009 елда авылда 2400 башка исәпләнгән мегаферма сафка баскан, атлар утары төзелгән. Мегафермада йөзгә якын кеше — механизаторлар, машина йөртүчеләр, пешекчеләр эшли. Белгечләр өчен фатирлар булдырылган.

Бүген Киндерледә 300гә якын кеше яши. Авылда ун ел дәвамында «Киндерле кичләре» фольклор ансамбле эшләп килә. Бу авыл Сабан туйлары белән дә дан тота. Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче татарлар ел саен милли бәйрәмгә җыела. Сабантуйда ат чабышлары, тракторларда узышлар оештырыла, милли ризыклар әзерләнә. 

Ике якның да иң зур теләге — туганлык, кардәшлек җепләре өзелмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев