Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Төп күрсәткечләрнең тотрыклы үсеше саклана

«Бу ел безнең өчен сынаулар һәм мөмкинлекләр чоры булды. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә үз позицияләребезне саклап кына калмадык, ә әһәмиятле уңышларга да ирештек», — дип белдерде үз чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Докладтагы төп тезисларны сезнең игътибарга да җиткерәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Узган елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясап, сезнең белән төп мизгелләр, ирешелгән нәтиҗәләр һәм киләчәккә планнар белән уртаклашасым килә. Соңгы елларда тормышыбыз җиңел булмаган шартларда уза. Гомуми сәяси вәзгыять тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үз йогынтысын ясый.

2022 елдан башлап, махсус хәрби операция мөһим тема булып тора, ә беренчел бурыч — хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Алгы сызыкта махсус операциядә катнашучылар арасында безнең якташларыбыз да бар. Алар хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын үз иңнәрендә кичерә. Ватан өчен гомерләрен биргән якташларыбызның ватанпәрвәрлеге һәм фидакарьлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Илебез халыклары арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе Президенты Указы белән, 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт билгесе итеп, Татарстан Республикасында ул Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Россиянең, Татарстанның, туган якның тарихи һәм мәдәни мирасына, хезмәтенә һәм хәрби данына ихтирамлы караш тәрбияләүгә комплекслы якын килү, формалашкан традицияләрне саклау һәм популярлаштыру максатыннан, безнең районда ул Хәрби традицияләр, хезмәт һәм мәдәни мирас елы дигән исем астында уза.

Катлаулы чор җәмгыятебезне берләштерде. Махсус операциянең беренче көннәреннән үк район халкы алгы сызыктагы сугышчыларга актив рәвештә ярдәм күрсәтә. Махсус хәрби операция зонасына 414 тонна гуманитар ярдәм белән 36 конвой җибәрелде.

Елның иң мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгасы Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау булды.

Райондашларыбыз, актив катнашып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур ышаныч күрсәтте.

Демографик күрсәткечләр районның икътисади үсешенә һәм социаль процессларга йогынты ясый. Туучылар саны кимү һәм халыкның картаюы белән бәйле катлаулы демографик хәл саклана (Кайбыч районы өлкән яшьтәге халык саны буенча республикада бишенче урында). 2025 елда 52 бала туды, 184 кеше вафат булды.

Без төп икътисади күрсәткечләрнең тотрыклы үсешен саклап кала алдык, бу — предприятиеләр һәм оешмаларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Районның икътисади үсешендә сәнәгатьне үстерү мөһим фактор булып тора. Төяп җибәрелгән товарлар, хезмәтләр күләме 200 миллион сум тәшкил итте.

Авыл хуҗалыгы

Агросәнәгать комплексы — район икътисадының төп тармагы. Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3,8 миллиард сумга җитте. Аны сату нәтиҗәсендә акчалата керем 2 миллиард 842 миллион сум тәшкил итте. Тармакта уртача айлык хезмәт хакы 81 891 сум булды.

Узган елда гектарыннан уртача 40 центнер уңыш алып, 103 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Мөгезле эре терлек саны 5403 баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар — 3315 баш. Тулаем савым 18 253 тонна, тәүлеклек — 128 тонна. Бер сыерга исәпләгәндә, 31,9 килограмм туры килә. Бу күрсәткеч буенча район республикада — икенче, ә тулаем савым буенча — 11 нче урында.

«Август-Кайбыч» җәмгыятендә 3700 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы эшли башлады. Инвестиция күләме 5 миллиард 55 миллион сум тәшкил итте.
«Туган як-Агро» җәмгыяте 380 баш сыерга исәпләнгән ферма төзелешен тәмамлады ( инвестицияләр күләме 560 миллион сум тәшкил итте). «Яратель» компаниясе «Ак Барс» кошчылык комплексы өчен сәгатенә 30 тонна катнашазык җитештерүче модульле заводны файдалануга тапшырды. «Август-Кайбыч» 643,6 гектар сугару җирен файдалана башлады (инвестиция 395 миллион сум). А. Холов КФХсы «Агростартап» программасы кысаларында 80 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү юнәлеше буенча 5 миллион сумлык грант отты.

Шәхси хуҗалыкларда 4061 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1378 сыер асрала. Алар тарафыннан 652 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде.

Бизнес

Кече эшмәкәрлек өчен иң өстенлекле эшчәнлек төре булып сәүдә һәм җәмәгать туклануы кала. Район территориясендә 300 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли, 935 үзмәшгуль теркәлгән. Район үзәгендә 120 урынга исәпләнгән банкет залы төзелде, «Авылча ит» сәүдә ноктасы ачылды. Агымдагы елның апрель аенда Колаңгыда «Верный» супермаркеты төзелеше планлаштырыла ( инвестиция — 45 миллион сум).

Узган елда «Фишфарм 116» балык хуҗалыгында якынча 12 мең балык тотарга яратучы ял иткән. Монда 10 яңа кунак йорты төзү, балык эшкәртү цехы, кибет һәм кафе ачу планлаштырылган.

«АртСад» КФХсы 119 гектар җирдә җиләк-җимеш культуралары үстерә. Ассортиментларында кара карлыган, кура җиләге, күк җиләк, җир җиләге, шулай ук элиталы сортлы бәрәңге бар. Хуҗалык «Агротуризм» федераль программасы буенча грант отты. Әлеге акчага «Җиләк патшалыгы» инновацион туристик глэмпинг комплексы төзелә. Балык тоту өчен территорияне төзекләндерү — беседкалар урнаштыру, кирәкмәгән куакларны кисү һәм ак амур, карп, сазан балыкларын җибәрү планлаштырыла. Инвестиция күләме — 5 миллион сум.

Сайранов КФХсы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 5 миллион сумлык грант отты. Гаилә өчен ял итү һәм күңел ачу үзәге төзергә ниятлиләр, проект документациясе әзер.

Районда шәхси аккредитацияләнгән «Кайбыч агропаркы» эшли. Анда ике резидент — «СЛ-Молоко» һәм «СЛ-Агро» — эшчәнлек алып бара. Парк 74 процент тулыланган. Төп юнәлеш — сөт эшкәртү, сөт продуктлары җитештерү һәм сату, гранулалы витаминлы үлән оны җитештерү. Агропарк үсеш алган инфраструктурага ия һәм яңа резидентлар өчен ташламалы аренда шартлары тәкъдим итә.

Хезмәткә яраклы халыкның төп керем чыганагы булып хезмәт хакы кала бирә. 2025 елның гыйнвар—ноябрь айларында эре һәм урта предприятиеләрдә уртача айлык хезмәт хакы 66 055 сум тәшкил итте. Халыкның бер кешегә исәпләнгән уртача айлык акчалата кереме 35 757 сум булды. Хезмәткә яраклы булмаган халыкның керем чыганагы — пенсия. Районда 4042 пенсионер, 1222 инвалид (шул исәптән 54 инвалид бала) яши. 2026 елның 1 гыйнварына район буенча уртача пенсия 23 093 сум тәшкил итә. Эшсез гражданнар саны — 12 кеше. Районда кадрлар кытлыгы күзәтелә — 68 вакансия бар.

Бюджет үтәлеше

Район бюджетының керем өлеше 950,8 миллион сум күләмендә үтәлде, шуның 295,6 миллион сумы — районның үз керемнәре. Авыл җирлекләренә грантлар һәм үзара салым белән ярдәм күрсәтелә. Дүрт авыл җирлеге икешәр миллион сум күләмендә грант алды. Үзара салым 4,1 миллион сум җыелды, өстәмә финанслау якынча 15,5 миллион сум тәшкил итте. Ел саен әлеге чаралар җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелә.

Район бюджетының чыгым өлеше 972 миллион сум күләмендә үтәлде. Чыгымнарның 73 проценты социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. Юридик һәм физик затларның елдан-ел дәвам иткән салым бурычы борчылу тудыра. Ул 5,3 миллион сум тәшкил итә.

Төзелеш

2025 елда район 21 республика һәм федераль программада катнашты, барлыгы 14 объект төзелде һәм ремонтланды: Федоровское мәктәбе бинасы һәм азык-төлек блогы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы, үзәк больницаның балалар өчен азык-төлек бирү пункты, Корноухово мәдәният йорты, Салтыйган һәм Шүширмә авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктлары, мәшгульлек үзәге, Олы Кайбыч авылында Галия Кайбицкая һәм Шәүкәт Галиев урамнарындагы җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, шулай ук Олы Кайбыч авылындагы парк. Әлеге максатларга 677,94 миллион сум юнәлтелде.

Республика программалары кысаларында юл челтәрен төзү һәм ремонтлау эшләре башкарылды. Барлыгы 6,2 чакрым төбәк әһәмиятендәге һәм 2,9 чакрым муниципаль юл төзелде, капиталь ремонтланды, гомуми сумма — 367 миллион сум. 2026 елда 18 программада катнашу планлаштырыла, социаль-мәдәни һәм юл инфраструктурасын үстерүгә инвестицияләр күләме 853,44 миллион сум тәшкил итәчәк.

Мәгариф

Районда 15 гомуми белем бирү мәктәбе эшли, анда 1105 укучы белем ала, балалар бакчаларында 291 бала тәрбияләнә. Мәгариф системасын үстерүгә район бюджетының 57 проценты юнәлтелә.

Федоровское мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде, Олы Кайбыч балалар бакчасында уен мәйданчыклары урнаштырылды, Олы Подберезье мәктәбендә яңа яшелчә саклау урыны төзелде. Террорчылыкка каршы һәм сак иминлегенә җирле бюджеттан 4 миллион сумнан артык, янгынга каршы чараларга 3,6 миллион сум бүлеп бирелде. Республикадан өч яңа заманча мәктәп автобусы бирелде.

Унберенче классны тәмамлаучыларның 15 проценты БДИда 80 һәм аннан да югары балл алды, ә Иске Тәрбит мәктәбенең бер чыгарылыш укучысы рус әдәбиятыннан 100 балл җыйды. 15 чыгарылыш укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча 8 укучы һәм 6 педагог җирле бюджет хисабына премия алды.

Ел саен чыгарылыш укучылары КФУда, аграр һәм медицина университетларында максатчан уку килешүләре төзи. Хәзерге вакытта 70 студент максатчан юнәлеш буенча югары уку йортларында белем ала, аларның 30ы — педагогик юнәлештә. Унике яшь педагогка җирле бюджеттан бер тапкыр бирелә торган түләү тапшырылды. «Авыл укытучысы» программасында катнашкан өч педагог уңышлы эшли. Унбиш яшь белгеч «Безнең яңа укытучы», ике педагог «Безнең яңа тәрбияче» гранты иясе булды. Өч педагог «Физика-математика алгарышы» грантында җиңү яулады.

«Ел укытучысы» бәйгесенең район этабы җиңүчеләре, Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән укытучылар, БДИда югары балл җыйган укучылар белән эшләгән педагоглар бүләкләнә. СВОда катнашучылар гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә: 37 укучы мәктәптә ике тапкыр бушлай туклана, 18 сабыйның ата-анасы балалар бакчасына йөргән өчен түләүдән азат ителгән.

«Алдынгылар хәрәкәте» активистлары инициативаларын хуплау максатыннан, район башлыгы грантына конкурс уздырылды (225 мең сум). Мөрәле беренчел бүлеге Бөтенроссия конкурсында 200 мең сумлык грант отты. Районның «Алдынгылар хәрәкәте» республикакүләм "Күрше фест«та 175 мең сумлык грантка лаек булды. Патриотик юнәлештә дә актив эш алып барыла: «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының зона этабында «Җиңү геройлары» командасы беренче урынны яулады. Унбиш белем бирү оешмасында «Яшь армия» отрядлары эшли, аларга 356 укучы җәлеп ителгән.

Мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләре грант конкурсларында катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яулады, барлыгы 895 мең сумлык финанслау алдылар. Узган ел күп кенә иҗади коллективлар өчен уңышлы булды. «Ак жилкән» халык театры «Идел—Йорт» конкурсында беренче урынны алды. «Авыл денс» халык бию коллективы «Йолдызлык» фестивалендә өченче урынга лаек булды. «Кайбыч кызлары» бию коллективы «Вятские выкрутасы» фестивалендә өченче дәрәҗә лауреат булды. «Унике кыз» хореографик коллективы «Наше время» фестиваленең зона этабында икенче урынны алды. «Без тарихта эзлебез» республика фестивалендә Борындык авылыннан Хәйбуллиннар гаиләсе икенче урын яулады. «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсында Кайбыч районы өченче урынга лаек булды. Олы Кайбычта үткән «Кичке уен» фестивалендә Татарстанның тугыз районыннан иҗади коллективлар катнашты. Ел саен Чувашиянең Урмай авылында узучы Сабантуй бәйрәмен оештыруга үз өлешебезне кертәбез. «Мәрхәмәтле төбәк» республика конкурсында җиңү нәтиҗәсендә «Добро. Центр» өчен җиһазлар алу максатыннан 350 мең сумлык грант алынды. Декабрь аенда Борындыкта «Игелекле Кайбыч» үзәге ачылды.

Сәламәтлек саклау

Табиблар белән тәэмин ителеш — 60 процент, урта медицина персоналы белән — 94 процент. «Авыл фельдшеры» программасы буенча ике белгеч эшкә кайтты. Районнан бирелгән максатчан юллама буенча медицина югары уку йортларында 13 студент белем ала. Халыкны диспансеризацияләү планы барлык юнәлешләр буенча 100 процентка үтәлде. Беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында район­ больницасында ингаляцион анестезия өчен күпфункцияле аппарат һәм цифрлы маммографик рентгент аппараты урнаштырылды. Өч табиб гаиләсенә җирле бюджет хисабына төзелгән яңа йортларның ачкычлары тапшырылды.

Спорт

Физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта. Яшь хоккейчылар командалары ел саен «Алтын алка» республика ярышларында призлы урыннар яулый. Иң яхшы спортчы-укучылар республика һәм Россия чемпионатларында тимераякта йөгерү һәм бадминтон буенча чыгыш ясый. Соңгы ике елда милли көрәш үсешендә уңай үзгәреш күзәтелә — республика рейтингында 12 позициягә күтәрелдек.

Цифрлаштыру

Соңгы биш елда халыкны югары тизлекле интернет белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылды. Тәэмин ителеш дәрәҗәсе 93 процентка җитте.

Куркынычсызлык һәм  хокук тәртибе

Хокук саклау органнары тарафыннан районда законлылык һәм тәртип тәэмин ителә. 72 җинаять теркәлде, бу, 2024 ел белән чагыштырганда, 17 процентка кимрәк. Җинаятьләрне ачу күрсәткече — 60 процент. Район территориясендә 11 юл-транспорт һәлакәте күзәтелде, аларда дүрт кеше һәлак булды. 12 янгын теркәлде, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләр ачыкланмады.

Йомгак

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы аеруча зурлап билгеләп үтелде. Барлык авылларда да тантаналы митинглар узды. Халык «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты.

Мәктәп укучылары өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар оештырылды. 2026 елның сентябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар узачак. Алар илнең социаль-икътисади үсеш юнәлешен билгеләячәк. Алда яңа бурычлар тора. Катлаулы шартларга карамастан, республика программалары гамәлгә ашырыла, һәм без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика хөкүмәтенә һәм Дәүләт Советына рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев