Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Төзүчеләр көне белән!

Августның һәр икенче якшәмбесе Төзүчеләр көне буларак билгеләп үтелә.

Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

— Хөрмәтле төзелеш өлкәсе хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Төзелешләр икътисадның тотрык­лы үсешенә ныклы этәргеч бирүче юнәлешләрнең берсе. Сезнең хезмәт җәмгыяви яктан аеруча зур әһәмияткә ия. Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырасыз. Хәзерге заман кешесенең яшәешен тормыш уңайлыкларыннан башка күз алдына китереп булмый. Елның-елына бездә республика һәм федераль программалар уңышлы тормышка ашырыла: социаль билгеләнештәге объектлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, клублар, башка биналар төзелә һәм ремонтлана. Төзелеш оешмаларында хезмәт куючыларга гына түгел, төзелеш тармагында башлап юл яручыларга, ветераннарга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын, районыбызның бүгенгесе һәм якты киләчәге хакына яңадан-яңа үрләр яулавыгызны, нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев