Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде

Бүген Кайбычка ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килде.

Ул Кайбычка ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев белән бергә килде. Алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә Олы Кайбычтагы «Миләшкәй» балалар бакчасы һәм балалар сәнгать үзәгендә булдылар. Балалар бакчасы мөдире Сәвия Тимершина эшчәнлекләре турында сөйләде.

Биредә туган телне саклауга, милли гореф-гадәтләрне өйрәнүгә зур урын бирелүе балаларның чыгышында ачык күренде. Сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Мингалиева да киңкырлы эшчәнлекләренә тукталды. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова мәдәни  эшне оештыруда грантларның ярдәме зур булуга  басым ясады. Марат Әхмәтов күпмилләтле районда балаларга тәрбия бирүдә максатчан эш алып барылуына югары бәя бирде.

Кайбыч — республикадагы милли яктан үзенчәлекле районнарның берсе. Биредә төрле милләт вәкилләре, бер-берсе белән уртак тел табып, матур бер гаилә кебек яшиләр. Кайбыч төзек, матур эчтәлекле район, — диде Марат Әхмәтов.- «Миләшкәй» балалар бакчасы — әти-әниләр белән искиткеч тыгыз элемәтәдә эшләүче бакча. Аларның даими эзләнүдә булуы эшчәнлекләрендә ачык чагыла. Тәрбиячеләр белән очрашу вакытында эшчәнлекне тагын да яхшырту буенча аерым проблемаларны хәл итү буенча сүз булды. Сәнгать мәктәбендә дә балаларның төрле ихтыяҗларын, сәләтен исәпкә алып матур эш алып баралар. Миңа балалар бакчасында да, сәнгать мәктәбендә дә охшады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев