"Төркиядәге "Авыл денс" биючеләреннән Кайбычка кайнар сәлам!"
Хәзерге вакытта Кайбычның данлы "Авыл денс" биючеләре Төркия шәһәрендә. Алар "26 апрельдән 6 майга кадәр Төркиядә узучы "Төрек дөньясы" төрек халыкларының халыкара балалар фестивалендә катнаша. Без биючеләрнең җитәкчесе Рамилә Әбләзова белән ватсап аша хәбәрләшеп торбыз.
-Төркия җиренә исән-сау килеп төштек. Чит илгә китәсе көнне Казанда "Пирамида"да "Йолдызлык"ның республика турында чыгыш ясаганнан соң, туп-туры аэропортка юл тоттык. Биючеләрнең шатлык хисләрен сүз белән генә аңлатырлык түгел иде ул көнне, чөнки беренче урынны яуладык бит! Самолетта туры рейс белән дүрт сәгатькә якын очтык. Безне шундый көтеп торганнар, искитмәле. Балаларны мәктәпләргә бүлделәр, гаиләләр килеп алды, алар 6 көн дәвамында шул гаиләләрдә яши. Безне төрле экскурсияләргә йөртәләр, иртән чыгып китәбез, кич кайтабыз. Көнебез сәгатьләп бүленгән. Кичә Стамбулда район җитәкчесе безне кичке ашка чакырды. Бар да супер! Көн дә матур. Фестивальгә 27 илдән килгәннәр.
Фестивальне ачу тантанасында "Авыл денс" биючеләре татар халык биюен башкарды, бик яратып карадылар. Татарстанның атказанган артисты Алгиз Фәйзуллин белән мин дә татар халык биюен бергәләп башкардым. Бүген корабльдә очрашу була, анда да биюебезне үтенделәр. Татарстаннан без ике генә коллектив. Безнең белән тагын Сарман районыннан керәшен бию төркеме бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев