Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Туфан Миңнуллинның «Татарның әхлак кануны» дигән мәкаләсе бүгенге көнгә аваздаш

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Татарның әхлак кануны» дигән мәкаләсен редакциягә «Яшь гвардиячеләр» хәрәкәте җитәкчесе Илһам абый Хөснетдинов алып кергән иде. Әлеге язма 1997 елда ук дөнья күргән булса да, ул бүгенге көнгә дә аваздаш. Туфан аганың «Татар кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буена чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә...

Хөрмәтле милләттәшләр! Икенче Бөтендөнья татар конгрессы якынлашкан көннәрдә мин, конгресста карап кабул итү максатыннан, «Татарның әхлакый кодексы»н булдыру уе белән үземнең фикерләремне язган идем. Ул язмалар «Заман-Татарстан», «Татарстан яшьләре» гәзитләрендә басылып чыкты. Аны тулыландыру­, камилләштерүне укучылардан үтенгән идем. Кыйммәтле фикерләр әйтелгән шактый гына хатлар килде. Бу яктан бигрәк тә «Заман»ны укучылар активлык күрсәтте. Хатларның күбесе гәзит битләрендә дә урын алды. Гәзитләргә һәм укучыларга, иң элек, зур рәхмәт әйтәсем килә.
Шулар нигезендә галим Миркасыйм Госманов, шагыйрь Разил Вәлиев, сәясәтче Рәшит Ягъфәров белән бергәләп «Татарның әхлакый кодексы» проектын төзеп, көн тәртибенә кертү өчен аны конгресс президиумына тәкъдим иттек. Әмма, кызганычка каршы, материал соңга калып бирелде дигән сәбәп белән ул мәсьәлә көн тәртибенә кертелмәде.
Шуңа карамастан, «Татарның әхлакый кодексы» проектын газета укучыларына тәкъдим итәргә булдым. Чөнки ул кирәк. Бигрәк тә татар мәктәпләрендә укучылар өчен кирәк.
Элек мәктәпләрдә пионер, комсомол оешмалары булып, аларның үз тәрбия ысулы, үз кодекс-кануннары бар иде. Алар беткәч, мәктәпләрдә идеологик бушлык хасил булды. Ә табигатьтә һәм җәмгыятьтә бушлык бик куркыныч нәрсә. Буш урынны теләсә нәрсә кереп тутырып пычрата ала.
Без тәкъдим иткән проект татар баласының әхлак нигезләрен ныгытырга, аның акылын, хисен изге максатка юнәлтергә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Мәктәпләрдә кодекс проектын файдаланырлар дип ышанабыз.
Туфан Миңнуллин. 1997 ел
1. Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз мөстәкыйль дәүләтең булган. Дәүләтле милләтнең генә җир йөзендә кадере бар. Һәр татарның күңелендә йөргән дәүләтчелек идеясе саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең көрәшергә тиеш.
2. Татар кешесе! Кайда яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел. Тарихи традицияләрне, ата-бабаларыңнан калган гореф-гадәтләреңне хөрмәтлә, дин-иманыңны сакла.
3. Татар кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буенча чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә, илаһи төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!
4. Татар кешесе! Горурлан! Син җир йөзендәге барлык халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Синең өчен барлык халыклар да тигез. Әмма бүтәннәрне хөрмәт иткәндә, үзеңнең дә гадел хөрмәткә лаек икәнлегеңне онытма.
5. Татар кешесе! Уяу бул! Кайбер милләтләрне үз куллары белән юк итү сәясәте әле һаман да бетмәгән. Тарихтагы ялгышлар кабатлана күрмәсен. Хөсетлек, көнчелек, вак мәнфәгатьләрдән өстен торыйк. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк. Бергә булыйк, бердәм булыйк.
6. Татар кешесе! Укы! Гыйлемле-белемле бул! Дәүләт төзү, аның белән идарә итү өчен дә, рухи һәм матди байлык туплау өчен дә аң-белем кирәк. Кушканны гына эшләүче түгел, үзең дә иҗади дәрәҗәдә эшләрлек зур белемгә ия бул.
7. Татар кешесе! Сак бул! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркоманлык, рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри. Бу афәтләргә каршы торыр өчен, сиңа айнык акыл, сәламәт рух кирәк. Үзеңдә яшьтән үк ихтыяр көче тәрбиялә.
8. Татар кешесе! Тирә-ягыңа кара! Без ата-бабаларыбыздан калган матур һәм бай җирдә яшибез. Үзең яшәгән җирнең кадерен бел, аны киләчәк буыннарга пычранмаган килеш тапшыр.
9. Татар кешесе! Киләчәккә кара! Киләсе буынның язмышы өчен дә җаваплы икәнеңне исеңнән чыгарма. Нәселеңнең рухы, физик һәм милли сәламәт булуы синең кулыңда. Халыкның киләчәге ишле, тәрбияле гаиләдә. Гаилә корганда җавапсыз һәм талымсыз булма.
10. Татар кешесе! Онытма! Кешелек дөньясы, кызганычка каршы, камил түгел. Халыкларны сортларга бүлеп, аларны үзара каршы кую дәвам итә.
11. Татар кешесе! Син - төркиләр токымыннан. Туганнарыңның күплеген онытма. Туганнарыңа сыен һәм туганнарыңны сыендыр.
12. Татар кешесе! Зур гаделлеккә ирешер өчен алдынгы һәм прогрессив җәмгыятьләр белән элемтәдә бул. Аларның уңай тәҗрибәләрен үзләштер һәм башкаларга да ирештер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туфан Миңнуллинның «Татарның әхлак кануны» дигән мәкаләсе бүгенге көнгә аваздаш