Туган авылым урамын кабат-кабат урадым
Үзебез яшәгән урамга һәркайсыбыз гашыйк.
Авылыңның, шәһәреңнең бер өлеше, Ватан дип аталган гаять зур территориянең бер кисәге буларак кадерле ул безгә. Юкка гына җырларга кермәгән ул. Һәр урамның үз исеме бар, хәтта, икешәр исем дисәк тә ялгышмабыз. Берсе документларда кулланыла торган, икенчесе исә халык атап йөртә торган исемнәр. Һәр халык үзе хөрмәт иткән күренекле уллары һәм кызларының исемнәрен, данлы эшләрен саклап калырга омтыла. Бу хәл торак урыннарына, авыл һәм шәһәр урамнарына аларның исемен куюда да чагыла.
Кайбыч тарихы... Ул газеталарда һәм төрле документларда теркәлгән. Һәм, әлбәттә, урам исемнәрендә.Шундый урамнар бар: алар – авылның яшьтәше. Мәсәлән, иң беренчесе – Үзәк урам (элек тә шул исемне йөрткән). Район оешкач кына барлыкка килгән урамнар да бар. Мотыйгулла Төхфәтуллин, Латыйф Хәмиди урамнары да бар бездә. Кайбычыбызны дөньяга таныткан якташларыбыз арасында Әбрар Гыйләҗетдин улы Шамин да бар. Архив документларыннан күренгәнчә, ул 1912 елның 20 июнендә Казан губернасының Свияжск өязендәге Кошман волосте Олы Кайбыч авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бу данлы якташыбыз шактый озын һәм катлаулы тормыш юлы уза. Жидееллык мәктәпне Мөрәле авылында тәмамлый. Шунда комсомолга керә. Хезмәт юлын 1926 елда Кошман авылында авыл Советы идарәсендә сәркатип булып башлый. 1927 елда Кайбыч районы оешкач, район Советы башкарма комитеты финанс бүлегендә эшли. 1929 елда Кайбыч район халык судының суд-тикшерү бүлегендә сәркатип була. 1931 елда авылдашлары белән Үзбәкстан-Ташкент якларына юл тота. Ул анда Денау шәhәрендә район милициясендә идарә бүлеге секретаре, бүлек җитәкчесе булып эшли. 1934 елда инициативалы, тырыш егетне Үзбәкстан республикасы Югары судына халык судьясы итеп алалар. Бер үк вакытта ул Урта Азия округының хәрби трибунал коллегиясе әгъзасы булып санала. 1943 елдан округның хәрби трибунал рәисе була. Гади татар авылында туып-үскән егет бу эштә үзен тиз арада белемле, инициативалы, җаваплы итеп таныта. Республика номенклатурасына әзерлекле кадр булып теркәлә. Юридик институтта укып, югары белем ала. ВКП(б)ның, Татарстан Өлкә комитеты юлламасы белән ТАССРда хәрби трибунал рәисе итеп раслана. Республиканың хәрби трибуналында дүрт ел эшләү дәверендә ул Кайбыч якларына, үзенең туган авылына кайтырга вакыт таба.
1948 елда якташыбызны Свердловск шәhәренә күчерәләр. Ул Урал хәрби округының хәрби трибуналы рәисе була, үзенең тәҗрибәле юрист булуын тагын бер тапкыр раслый. Бу гаять җаваплы постта төгәл биш ел, 1956 елның 15 октябренә кадәр, пенсиягә чыкканчы эшли. Озак еллар дәверендә хокук органнарында нәтиҗәле хезмәт иткән өчен Әбрар Шамин ТАССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы hәм күп кенә хәрби орден-медальләр белән бүләкләнә.
Олы Кайбыч халкы, туып-үскән урамына анын исемен биреп, юстиция полковнигы Әбрар Шамин исемен мәңгеләштерде.
Алсу Хәмидуллина,
Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев