“Туган як-Агро” – киләчәккә өмет белән карый
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Туган як- «Агро» җәмгыятенең терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән танышты.
Ул анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә барды.
Аларны биредә җәмгыять генераль директоры Альберт Хәялиев, управляющий Ирек Тимершин каршы алды. Җәмгыятьтә күптән көтелгән терлекчелек комплексы үз эшен башлап җибәргән. Альберт Илгизәрович эш тәртибе, шартлары белән танышты, эшче куллар җитү-җитмәве, аларга хезмәт хаклары түләү мәсьәләләре белән кызыксынды.
Альберт Хәялиев әйтүенчә, комплекста хәзерге вакытта 108 баш сыер савыла. Көздән алып кайтылган «Голштейн» токымлы 155 баш буаз тананың 15е бозаулаган, гыйнварга кадәр аларның барысы да бозауларга тиеш. Эш тәртибенә килгәндә, монда эш иртәнге сәгать алтыдан төнге уникегә кадәр дәвам итә. Бүгенге көндә биредә 2,5 тонна сөт савыла. Бер сыерга ул 23-24 килограмм туры килә. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев