Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Туган як җылысы фронтка барып җитте

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар йөк илтеп кайтты.

Бу атнаның дүшәмбесендә җитәкчеләр катнашында узган планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар йөк туплауда ярдәм итүчеләрнең барысына да тирән рәхмәтен белдерде.

— Без үзебезнең геройлар белән Луганск Республикасында махсус хәрби операция зонасында очраштык. Ватаныбыз иминлеге хакына көрәшүче якташларыбыз туган яктан килгән күчтәнәчләр өчен тирән рәхмәтен белдерде. Шул ук вакытта төзелеш материаллары да илттек. Ә мин, үз чиратымда, игелекле эшкә үз өлешен керткән бар кешегә дә рәхмәтемне җиткерәм, — диде Альберт Рәхмәтуллин.— Егетләребезгә гаиләләре янына, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. 

Кайбычтан төялгән йөк машинасы Казаннан гуманитар йөк илтүче 17 фура составында юлга кузгалды. Йөкне ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Марат Сәмигуллин һәм Альберт Рәхмәтуллин озата барды. Кайбычтан бу сәфәргә эчке эшләр органнары ветераны — Иске Чәчкабтан Рушан Хуҗин, Бәрлебашыннан фура йөртүче Рөстәм Хикмәтуллин һәм шофер Илшат Нуриев та чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев