Туган җирем – гомер бишегем
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч туган көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз! Кайбыч районы тормышындагы зур вакыйга – аның мөстәкыйльлек алуы уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләремне кабул итегез. Районыбыз үзенең тарихы белән бай, аның язмышы Татарстан тормышы белән тыгыз үрелеп бара. 32 ел эчендә тәҗрибәле җитәкчеләр кул астында эшләүче хезмәткәрләр һәм авыл хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы белән Кайбыч тотрыклы үсүче районга әйләнде. Җирлекнең хәзерге йөзе уртак тырышлык – өлкәннәрнең акыллы киңәшләре, тынгысыз хезмәт белән булдырыла. Федераль, республика программалары нигезендә төзелешләр, төзекләндерү эшләре алып бару, юллар салуның, үзара салымда катнашуыбызның матур нәтиҗәсе бу. Социаль өлкәдә дә, спортта да зур җиңүләребез бар. Сезгә чын күңелдән туган ягыбызның төп мирасын – тарихыбызны һәм традицияләребезне, күпмилләтле дуслык һәм тынычлыкны күз карасыдай саклавыгызны һәм буыннардан-буыннарга тапшыруыгызны телим. Ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар насыйп булсын. Район көне белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев