Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Туган як – Агро” хуҗалыгында узган елга йомгак ясалды

Бүген “Туган як – Агро” хуҗалыгы 2018 елда башкарган эшләренә йомгак ясады. Хуҗалыкның отчет җыелышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, хуҗалыкның инвесторы Альбетр Хәялиев, җитәкчесе Рәмис Хәйретдинов, Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев катнашты.

Отчет доклады белән Рәмис Хәйретдинов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында хуҗалыкның игенчелек, терлекчелек тармагында башкарылган эшләренә тукталды, ирешелгән уңышлары өчен биредә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук, пай җирләрен теркәү мәсьәләсенә дә тукталды. 
Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев җирлекнең 2018 елда башкарылган эшләре буенча чыгыш ясады, 2019 елга планнары белән таныштырды. Халык сорауларына җаваплар бирелде. 
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев үз чыгышында авылның чисталыгы, капчыклап көнкүреш калдыкларын җыю, аңа түләү, халыктан сөт җыю мәсьәләләренә тукталды. 
Хуҗалык җитәкчесе Рәмис Хәйретдинов хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. 
Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин биредә тырыш, эшчән халык яшәвен ассызыклап үтте, аларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм уңышлар теләде. Ул шулай ук, савымчы Рәзинә Хәлиуллинага район башлыгының Мактау кәгазен һәм 50 юбилее уңаеннан тәбрикләү хаты, хуҗалыкның баш агрономы Финар Насыйровка Рәхмәт хаты тапшырды. 
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев