Тукай Кайбыч укучыларын шигырь бәйрәменә җыйды
- Бүген шигырь бәйрәмендә Тукай шигырьләрен татар мәктәпләрендә укучылар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә искиткеч сәнгатьле итеп сөйләде. Балачакта өйрәнгән шигъри юллар күңелдә мәңге саклана, димәк, еллар узгач та бу балаларның эчке дөньясында Тукай моңы, аның әдәби мирасы сакланачак. Тукай безнең күңелләрдә яшәгәндә, татар теле дә яшәячәк. Киләчәгебез шуңа...
Тукайны татарның бөек улы дибез, ә башка милләтләрне аннан мәхрүм итәбез түгелме? Шагыйрьнең иҗади ядкәрләре дөньяның 26 теленә тәрҗемә ителгән, диелә кайбер чыганакларда. Ә Кайбыч укучылары - татармы ул, чувашмы, русмы - Тукайны үз телендә татарча өйрәнә икән бит! Галия Кайбицкая исемендәге музей бинасы янында гадәт буенча апрель ахырында узучы шигырь бәйрәмендә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә язылган шигырьләрен сөйләделәр.
Ульянково төп мәктәбе укучылары Саша Сундурова, Катя Севастьянова һәм Настя Челнокова бәйрәмгә татар теле укытучысы Сәвия Низаметдинова җитәкчелегендә әзерләнгән.
- Бер дә авыр түгел, укытучыбыз таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлата, дөрес әйтергә өйрәтә, Тукай шигырьләре бик җиңел истә кала, - диләр кызлар.
«Пар ат», «Бала белән күбәләк», «Туган авыл», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек шигырьләрне кабат-кабат тыңласак та, ялыктырмады. Гүя, һәр бала аңа үз төсмерләрен өсти. Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм пианино классы мөгаллиме Резедә Хисамованың уен коралларында Тукай әсәрләренә язылган көйләрне башкаруы да бик урынлы яңгырады. Бәйрәмгә килгән өлкән буын вәкилләре, Кайбычның талантлы шагыйрәләре - Олы Кайбычтан Мәүлиха Айзатуллина, Ләбибә Шәмсетдинова, Мөрәледән Асия Гыйбадуллина, Борындыктан Талия Хәлиуллина да соклануларын яшермәде.
- Кайбер татар гаиләләрендә әти-әниләр үзләре үк балаларын «пап, мам, бабушка» дияргә үсендереп торган мәлдә, мондый милли җанлы талантлы балаларны күрү нинди шатлык! - диде Ләбибә апа Шәмсетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев