Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Тургай» студентлар татар халык театрының Кайбычтагы быелгы гастрольләре дә уңышлы узды

Җәй җитү белән, безгә ел саен Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар татар халык театры килә. Аларның һәр чыгышын сагынып көтеп алабыз, яратып карыйбыз. Быел да Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендәге театр артистлары Кайбычта сәхнә тотты.

Алар Бәрлебашы, Бортас, Иске Тәрбит, Чүти, Хуҗа Хәсән, Кече Кайбыч, Мөрәле, Иске Чәчкаб, Олы Кайбыч, Борындык авылларында драматург Рәдиф Сәгъдинең «Мәхәббәткә мең рәхмәт» җырлы-биюле тамашасын куйды. Безнең үзебезгә аны Олы Кайбыч мәдәният йортында карау насыйп булды.

«Тургай» халык театрының республика авыллары буйлап спектакльләр куя башлавына да быел 40 ел булган. Кайчандыр анда уйнап киткән студентлар арасында дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләр дә бар. Хәзер инде «Тургай»да элек чыгыш ясаган кайбер егет-кызларның балалары уйный. Роберт Галиев үзе нигез салган театр белән әле дә җитәкчелек итә. Аның даими труппасы юк, чөнки студентлар, университетны тәмамлаганнан соң, төрле якка тарала һәм ул яңа коллектив туплый.  «Тургай» да уйнарга теләк белдерүчеләр күп, алар кастинг нигезендә сайлап алына. Без бу юлы караган спектакльдә беренче-икенче курсларны тәмамлаучылар уйнады. 
Спектакль җыр-биюләр белән үрелеп барды. Аның башыннан ахырына кадәр яшьлек һәм мәхәббәткә мәдхия җырланды. Яшьләр булган җирдә шаян сүз тынып тора  димени?! Артистлар тамашачыны чын күңелдән көлдергән урыннар да булды. Шул ук вакытта җитди, уйланырга мәҗбүр иткән мизгелләр дә булды. Чөнки бу спектальдә бүгенге көндә актуаль саналган проблемалар – авылларны саклап калу, яшәтү, демография мәсьәләләре кызыл җеп булып сузылды. Армия хезмәтен үтәп кайтып килүче Инсаф, юлда үзе кебек туган якларына юл тотучы солдатларны – Рүзәл белән Степанны очрата. Ул егетләргә авылда үзен Ләйсән исемле сөйгән кызы көтүен, аның ике дус кызы – Гүзәл белән Гөлнар барлыгын әйтә, аларны кунакка чакыра. Шулай итеп, Рүзәл Гөлнарга, Степан Гүзәлгә гашыйк була, кызлар да кунак егетләргә битараф түгел. Яшь парлар гаилә корырга уйлыйлар. Ләкин кызларның авылдан китәселәре, ә егетләрнең анда каласылары килми. Шулай да Ләйсән, Гөлнар һәм Гүзәл үз фикерендә нык тора, сүнеп барган авылларына сулыш өрәсе, шунда кияүгә чыгып, бала табасылары килә. Аларның теләген тормышка ашырыр­га җирле үзидарә рәисе дә (бу рольне Роберт Галиев уйнады) ярдәм итә.   Мәхәббәт барыннан да өстен булып чыга, яшьләр авылда кала. Булат Мөхәммәтов, Илнар Идрисов, Искәндәр Шәрәпов, Айгөл Сәлимгәрәева, Рафилә Мөхәммәдиева, Эльвина Мирзасалихова барысы да Роберт абыйларының ышанычын аклады, шәп уйнады. Алкышлар озак вакыт тынмыйча торды. 
Барлык тамашачылар һәм үз исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерү өчен сәхнәгә күтәрелгән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да театрның безнең райондагы гастрольләре уңышлы үтүен әйтте.
– Бу әсәр актуаль темаларның барысын бергә туп­лаган. Кайбыч халкы сезнең чыгышыгызны яратып карады. Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын үзегезгә, – диде ул.    
Бу көнне Казан шәһәреннән спектакльне сәхнәгә куючы режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф тә кайткан иде. 
– Тамашаны җылы кабул итүегезгә шулкадәр шатланып утырдык, – диде ул. – Мин Роберт Галиевны «Титаник» белән чагыштырыр идем. Ул баткан, ә менә Роберт абыйны бернинди боз да батырмаячак. Боз дигәндә мин тормыштагы үзгәрешләр, каршылыкларны күз уңында тотам. Гомере буе сәнгатькә тугры булып кала, ничәмә-ничә студентның күңеленә театрга мәхәббәт орлыгы салды ул. Шулай итеп, исән чагында ук үзенә һәйкәл куярлык эшләр башкарды.
Тамашачылар арасында ак яулыклы апалар да, яшьләр дә, балалар да бар иде. Олы Кайбычта яшәүче Нурания апа Сабитова да кызы Ләйсән һәм оныгы Ислам белән килгән.
– Спектакльне яратып карадык. Яшьләрнең оста уйнавы, шул ук вакытта җыр һәм биюгә дә сәләтле булулары сокландырды. Аларның киемнәре, сәхнә бизәлеше дә матур. Егет-кызлар киләсе елларда да шундый матур спектакльләр белән килсен иде, – диде Нурания апа.
Кабат үзебездә көтәбез сине, «Тургай».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев