Турминский авылындагы изге Троица чиркәвендә 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә Раштуа уңаеннан бәйрәм службасы узды.
Гыйбадәт кылу кичке сәгать унда башланып китте һәм иртәнгә кадәр дәвам итте. Чиркәүгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән кайнар котлады.
- Христиан дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Раштуа котлы булсын! - диде ул. -Күпмилләтле Кайбыч районында төрле конфессия вәкилләре дус-тату яши. Алар өчен тигез мөмкинлекләр тудырылган. Авылларда мәчетләр, чиркәү, часовнялар эшли. Район благочинные, протоиерей Николай Ермолаев һәм аның тормыш иптәше - гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева үзләренә йөкләнгән миссияне намус белән башкара. Аларның безнең районда эшли башлауларына 21 ел вакыт узып киткән инде. Эшчәнлекләрен уңай бәялибез.
Николай Ермолаев әйтеп узганча, Раштуага халык ел саен күп җыела. Араларында өлкән яшьтәге әби-бабайлар, урта буын кешеләре, яшьләр, балалар да бар. Алар иконалар каршына шәмнәр кабызып куйды, теләкләр теләде. Яше җитмештән узган өч Нина - Окружнова, Громова, Симекеева Чувашиянең Аранчеево авылыннан килгәннәр.
- Без Раштуага, Пасхага һәм башка дини бәйрәмнәргә ел саен монда киләбез. Үзебезнең авылда беркайчан да чиркәү булмаган. Турминскийда чиркәү ачылгач, авыл халкы бик шатланды. Бүген службага җәяү килдек, өч чакрым ара уздык. Юл карлы, без җәяү йөрергә өйрәнгән инде. Раштуа - безнең коткаручыбыз Иисус Христос туган көн. Бу көн безнең өчен бик кадерле. Чиркәүдә Ходайдан үзебез, балаларыбызга исәнлек, илебезгә иминлек сорыйбыз. Службаның ахрына кадәр торачакбыз. Без моннан ниндидер бер кодрәт алып китәбез. Раштуа алдыннан алты атна буена ураза тоттык, итле, сөтле, йомыркалы ризыклардан тыелып тордык. Иртәгәдән итле ризыклар ашарга ярый. Раштуа атнасында бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, - диде Нина Окружнова.
«Туганайлар» газетасы язганча, әлеге дини бәйрәм чисталык, сафлык, яктылык бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Риваятьләр буенча, Христосның тууы «дөньяны якты акыл белән яктырткан», ә бу вакыйганы хәбәр итүче булып шушы төндә Вифлеем йолдызлыгында гадәти булмаган якты йолдыз калыккан. Шушы көннән башлап, христиан дөньясы тарихында ел исәбе яңадан алып барыла башлый.
Луиза Сөнгатуллина
Нет комментариев