Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Туым Җондызы – Рождественская звезда – 2016” конкурс-фестивале старт ала

Татарстанда керәшен җырларын иң оста яшь башкаручыларның "Туым Җондызы - Рождественская звезда - 2016" конкурс-фестиваленә кабат старт бирелә. Республикада сигезенче тапкыр үткәрелүче фестивальнең максаты - керәшен җырларын буыннардан-буыннарга җиткерү, яшь талантларны барлау.

Әлеге фестиваль безнең Кайбычка да ныклап үтеп керде һәм анда ел саен безнең яшь талантлар зур җиңүләр яулый. Әле алай гына да түгел, республика күләмендә үткәрелүче бу фестивальнең зона туры өч ел рәттән Кайбычта узды. Татарстан Керәшеннәр җәмгыятенең башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының редакторы Людмила Белоусова безнең редакция­гә "Туым җондызы- 2016" фестиваленең нигезләмәсен җибәрде. Аннан күренгәнчә, сайлап алу туры быел да декабрь аенда Кайбыч районында , шулай ук Алабуга, Чистай, Казан, Зәй шәһәрләрендә үтә. Конкурста 5 яшьтән 30 яшькә кадәрге җырчылар осталыкларын күрсәтәчәк. Җиңүчеләр "Этник вокал", "Халык җыры", "Фольклор ансамбль», «Вокал ансамбль» һәм "Вокаль-инструменталь ансамбль», «Инструменталь ансамбль» номинация­ләрендә билгеләнәчәк. "Туым җондызы" фестиваленең гала-концерты гыйнвар аенда Казан шәһәрендә уза. Бу фестиваль авылда яшәүче талантлы балаларга зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга юл ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Туым Җондызы – Рождественская звезда – 2016” конкурсфестивале старт ала