Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Туым җондызы” фестивале: гран-при Кайбычка кайтты!

Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җырларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым җондызы» фестиваленең гала-концерты узды.

Финалистлар гран-при өчен көч сынашты.

Бу фестиваль унөченче тапкыр үткәрелә һәм аның һәр елында да кайбычлылар актив катнашып килә. Быел да анда район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә сәнгать коллективлары барды. Кайбыч бу фестивальдән зур җиңүләр белән кайтты. Хуҗа Хәсән авылыннан педагог Светлана Бартязова җитәкчелегендәге «Инешкәй» балалар ансамбле гран-прига лаек булды! Алар күрсәткән җырлы-биюле «Нардуган» күренешен тамашачылар көчле алкышларга күмде. Республика керәшен оешмасы рәисе Иван Егоров бу коллективка 100 мең сумлык сертификат һәм диплом тапшырды. Ә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова «Инешкәй» белән мастер-класс үткәрү өчен аларга сертификат бүләк итте.

Хуҗа Хәсәннән әниле- кызлы Анна һәм Екатерина Матвеевалар "Тулак басу«ны оста итеп башкарды һәм беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Җитәкчеләре — балалар сәнгать мәктәбе педагоглары- Розалия Тлепова, Рузилә Садыйкова.

Олы Тәрбит авылының «Гылбулар» балалар фольклор ансамбле «Тәрбит» көйләрен өздерде! Алар икенче урынны яулады һәм дипомга лаек булды.

Җитәкчеләре — авылның балалар бакчасы мөдире Гөлназ Гыйбадиева. Иске Тәрбит авылының «Яшь сәүдияр» фольклор ансамбле «Солдат озату» күренешен күрсәтеп, өченче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Җитәкчеләре — А. Давыдова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев