Борындык гомуми төп белем мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Хәмзә Юнысовның исеме спорт сөючеләргә яхшы таныш. Үзенең 32 ел гомерен мәгариф өлкәсенә тугры хезмәт итүгә багышлаган, спорт буенча Борындык мәктәбен алдынгы дәрәҗәгә күтәргән тынгысыз йөрәкле укытучы заман белән бергә атлый, яңа спорт төрләрен үзләштерә, һәрвакыт хәрәкәттә булып, укучыларын да үз югарылыгына...
Балаларны спорт белән кызыксындыру өчен, дәресләрдән тыш та күп шөгыльләнергә туры килә аңа. Ә намуслы хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе - укучыларның «абый» дип җан атып торулары, дәресләрен түземсезләнеп көтеп алулары, район, республика, Россия күләмендә җиңү яулаулары. Бу Хәмзә Мөхәммәтбәшир улының көндәлек туктаусыз, тынгысыз хезмәтенә, балаларны яратуына, үз эшен бар күңелен биреп башкаруына бәйле. Ул укучыларының уңышлары өчен шатланып, яңа җиңүләргә омтылыш тудыра, аларда ныклык, үз көчләренә ышану һәм башка бик күп матур сыйфатлар тәрбияли. Тырыш, хезмәт сөючән хезмәттәшебез, районыбыз кырларында хезмәт куеп, үзен алдынгы комбайнчы буларак та танытты.
Зур уңышларга ирешеп тә, гади булып кала белә хезмәттәшебез. Без аның олы җанлы, шаян күңелле, төпле фикерле, авылдашларына һәрвакыт ярдәмчел булуын беләбез. Хәрәкәттә булган тормышы заяга үтмәгән Хәмзә абыйның.
Ул бүгенге көндә балаларына үрнәк өлге, тормыш иптәшенең таянычы, туганнарының якын, кадерле кешесе. Күркәм юбилее белән котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов аның хезмәтенә югары бәя бирде. Укучыларының язган шигырьләре минем язмамдагы фикерләрне тагын да тулыландырып җибәрер. Әлеге юллардан күренгәнчә, Сез әле укучыларга да, хезмәттәшләрегезгә дә бик кирәк!
Нет комментариев