Тыныч булсын дөньялар!
Район үзәк китапханәсендә «Һәркемнән уяулык сорала» дип исемләнгән очрашу узды. Анда Олы Кайбыч мәктәбе укучылары катнашты.
Экстремизм һәм террорчылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән әлеге чарада район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Ульянково мәктәбе базасында эшләп килүче психологик һәм педагогик хезмәт күрсәтү үзәге психологы Елена Скворцова чыгыш ясады. Алар укучыларны террор төшенчәсе белән таныштырды, саклык чараларын аңлатып, уяу булырга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев