Украинага гуманитар ярдәм алып баручылар ерак сәфәрдән кайтты
Шушы көннәрдә составында “Форпост” үзәге җитәкчесе Юрий Михайлов, шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин, шоферлар Фидаил Сибгатуллин һәм Фәнис Абзалов булган делегация ерак сәфәрдән кайтты.
Алар биш тәүлек эчендә 4400 чакрым юл үтеп, гуманитар ярдәмне исән-имин илтеп тапшырдылар.
Юрий Валтерович әйтүенчә, егетләр шундый зур бүләкләр өчен районыбыз җитәкчелегенә, ярдәмне туплауда катнашкан, аны адресатына кадәр илтеп җиткергән һәркемгә олы рәхмәтләрен әйтеп калганнар.
- Украинага кергәч, без башта Донецк өлкәсенә барып төштек. Анда безне бер төркем якташларыбыз каршы алды. Аларга туган яклардан кайнар сәлам, “УАЗ” автомобилен, исемле посылкалар, район җитәкчелеге, халык җибәргән әйберләрнең бер өлешен калдырдык. Аннан Херсон өлкәсенә юл тоттык. Анда безне икенче төркем егетләребез каршы алды. Аларга “Нива” автомобилен, шулай ук, исемле посылкалар, гуманитар ярдәмне калдырдык. Егетләр үзләрен әйбәт хис итәләр, берсенең дә төшенкелеккә бирелгәнен күрмәдем, зарлану сүзләре ишетмәдем. Иң мөһиме, без үз миссиябезне үтәдек, - диде Юрий Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев