Укучылар белән очрашты
Бу атнаның дүшәмбесендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Кайбычтагы филиалы начальнигы Дмитрий Чернов Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары белән очрашты.
Әлеге очрашуда сүз хокук тәртибен саклау, хөкемгә тартылуга китергән сәбәпләр, нинди очракларда иректән шартлы рәвештә мәхрүм итүләре хакында барды. Дмитрий Васильевич үзе белем алып чыккан мәктәп укучыларына җәзаларны үтәтү системасында эшләү өчен югары белем бирүче уку йортлары турында да сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев