Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Укучыларның каникуллары хәвеф-хәтәрсез узсын өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра

Укучыларның иң озын өченче чиреге тәмамланды. Алар 20 марттан язгы каникулга чыга һәм 28 мартка кадәр ял итәчәк. Димәк, дуслар белән рәхәтләнеп урамда уйнарга да була. Каникуллар хәвеф-хәтәрсез узсын өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин әйтеп узганча, бу чорда балалар өчен иң мөһиме -юлларда игътибарлы һәм сак булу. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юл аша җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннардан гына чыгарга, ашыкмаска, дусларыгыз белән үзара һәм телефоннан сөйләшмәскә, музыка тыңлап, игътибарыгызны югалтмаска кирәк. ЮХИДИ хезмәтенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, мондый очраклар еш була. Агымдагы елның ике аенда Татарстан Республикасында җәяүле үсмерләр катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте күзәтелгән. Аларның һәркайсында балалар зыян күргән. Язгы каникул вакытында кич белән урамга чыкканда киемнәрегезгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә онытмагыз. Әлеге элементлар ярдәмендә шоферлар сезне вакытында күреп алачак. Бу кагыйдәләрне төгәл үтәү тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучыларның каникуллары хәвефхәтәрсез узсын өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл ү...