Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Укытучылар көне белән!

Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы:

— Хөрмәтле педагоглар, мәгариф хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Халыкара һөнәри бәйрәм — Укытучылар көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Укытучы һөнәре — иң мәртәбәле, зур хөрмәткә лаек һөнәр. Һәрбер мөгаллим абруйлы һәм игелекле хезмәт юлында үзенең эзен калдыра. Хәзер укытучы профессиональ яктан грамоталы, укытуның яңа чараларына һәм инновацион методикаларына ия булудан тыш, җәмгыятебездәге тирән үзгәрешләрнең асылын аңларга тиеш. Белем бирүнең формасы һәм эчтәлеге, белем сыйфатын бәяләү системасы үзгәреп тора, цифрлы белем бирү мохите формалаша. Әмма укытучы миссиясе үзгәрешсез кала.

Яшь укытучылар өчен үз һөнәрләренә тирән тугрылык үрнәге булып торган педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Балаларга бүләк иткән җылылык, сезгә аларның олы рәхмәтләре һәм уңышлары булып әйләнеп кайтсын. Барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, иҗади уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев