Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ул тормышны өзелеп ярата!

Төн караңгылыгын куып, тагын бер таң атты. Мәсхүдә әби, яңа көн туганга сөенеп, тәрәзә янына, өй каршында үскән яшел күлмәкле чыршыларның хәлен белергә ашыкты. И-и гомернең узулары, дип уйлады үзе эченнән. Ылыслы чибәркәйләр әле кайчан гына бик кечкенә иде бит. Аларны Котдусы утыртты, зәгыйфьрәкләрен икешәрне бергә төртте. Ул чагында Бәрлебашы...

- Шигырьләр язу теләге миндә элек тә булды ахры, ләкин кузгалмаган гына иде. Күңелдә җырлар калкып киткән мәлләр дә булды, - дип башлады сүзен Мәсхүдә апа Өметбаева. - Бабаем вафат булгач, мин язмыйча түзә алмый башладым. Шигырьләрем мине төнлә дә уята. Кәгазь белән ручкам гел янымда, уйларымны теркәп куймасам, йоклый алмыйм. Алдан язганнарын да кат-кат укып, күңелемә тынычлык табам.
Хәзер яше сиксән бердә булса да, Мәсхүдә апаны "әби" дип әйтүе кыен. Ул җыйнак гәүдәле, көр күңелле, һәрвакыт елмаеп сөйләшә, тормыштан ямь табып яши. Кешеләрнең бүгенге тормыштан канәгать булмавы, дөнья куып чабулары борчый аны. Шигырьләре дә яшәү мәгънәсе, тормышны ярату, бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп гомер итү турында. Гади генә булып тоелган әйберләргә, мәсәлән, аягы авырткан чагында таяныч булган таягына багышлап та шигырь язган, күз ачкысыз көчле бураннардан да матурлык таба белә ул. Күптән инде лаеклы ялда булса да, язмам героемның һәр сәгате, һәр минуты исәптә, барысына да вакыт табарга тырыша, биш вакыт намазын да калдырмый.
- Тормыш иптәшем һөнәрле, тырыш кеше иде. Ул умартачы да булды, гомере буе итек тә басты, дәүләт эшен дә башкарды, кырык ел буе бер урында - Бәрлебашы урман хуҗалыгында шофер булып эшләде. Аның көндез йоклап ятканың хәтерләмим. Мин дә шулай, яши-яши аңа ярак­лаштым, - диде Мәсхүдә әби. - Биш бала тәрбияләп үстердек. Рузалиябез - Морза Бәрлебашында, Гөлфия белән Гүзәлиябез - Казанда, Суфия исемле кызыбыз - Свердловск өлкәсендә, улыбыз Илгиз Олы Кайбычта яши. Бердәнбер киленем Гөлназ миңа үз балам кебек якын, аның хәтта тавышы да кызларымныкы кебек.
Әнә шулай үзе калын папкасындагы бер кочак шигырен укый, үзе тормыш юлын сөйләп ала язмам герое. Күптән түгел район үзәгенә барудан алган тәэсирләре белән дә уртаклашты ул.
- Олы Кайбычка соңгы тапкыр бабай белән Илһам Шакиров концертына төшкән идек. Аннан соң бик күп сулар акты. Күптән түгел авылдашым, районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин безне, берничә әбине, Айдар Фәйзрахманов концертына алып барды, - диде әбекәй. - Концертны да яратып, район үзәгенең үзгәрүенә исем китеп кайттым аннан.Сорау арты сорау биреп, Альберт улымны йөдәтеп бетердем. Мәдәният йортындагы сәхнә киңәйгән, утыргычлар күбәйгән булгач, баштарак аңламыйча тордым. Бу элеккеге клубмы соң, әллә башкасымы? дип сорадым. "Юк, Мәсхүдә апа, бу шул ук клуб, без монда зур гына ремонт эшләрен башкардык," диде ул. Концерт беткәч, караңгы, инде соң, иртә таңнан эшкә барасы бар дип тормады, үз машинасына утыртып килгән берничә әбине, бассейн күрсәтергә алып китте. Аннан хәйраннар калып чыктык, күргән нәрсәбез түгел бит. Мунчасы -сауна дигәннәренә кадәр бар икән бит!Сәяхәтчеләр кебек йөрдек шулай.Боз мәйданына да алып барды. Әле тагын шәһәрдәге кебек зур-зур кибетләргә дә алып кермәкче иде дә, алары бикле булды. Бөтен нәрсә бар хәзер, рәхәтләнеп яшә генә! Бу матур дөньяны бер дә ташлап китәсе килми бит, мин тормышны өзелеп яратам!
Шигъри җанлы кешеләр тормыштан туя да алмыйдыр ул. Иҗат үзе яшәргә көч бирә. Ә шигырь язарга, алда әйтеп узганча, Мәсхүдә Өметбаеваны өй каршында үскән зифа чыр­шылар этәрә. Алар үсүен дәвам иткән кебек, әбекәйнең шигырьләре дә берсе артыннан икенчесе язылып кына торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ул тормышны өзелеп ярата!