"Ул яшәп калырга ашыкты"
2011 елның 10 июль көннендә Куйбышев сусаклагычында яшенле яңгыр һәм көчле давыл вакытында "Булгария" теплоходы батты. Кем гаепле, сәбәбе нидә? Суд залларында әле дә шул хакта бәхәсләшәләр. Гаеплеләрне эзли торалар, хөкем дә итәләр. Ләкин шундый ук һаләкәтләр кабат кабатлана. Әйтик, Боинг 777 самолеты...Транспорт төзек булмауга, экипажның тәҗрибәсезлегенә кем гаепле икән соң?... Боларны Ходай хөкем кылсын инде. Язмабыз ул хакта түгел.
"Булгария"дә 122 кеше батып үлде. Ләкин корбаннар саны 4-5 тапкырга күбрәк: әлеге 122 кешенең ничәсенең кечкенә баласы ятим калды, әти-әниләре, якыннары ярым үле хәлендә дөнья көтә, ә тумый калган сабыйлар...
Бүгенге язмабызны изге җир Болгарга сәяхәт итеп, туганнары янына әйләнеп кайта алмаган Наталия Башуринаның якты истәлегенә багышлыйбыз.
Наташа Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы кызы. Әтисе Петр Валерьянович гомер буе җитәкче урыннарда, әнисе Людмила Петровна авыл мәктәбендә эшләгән. Бүгенге көндә икесе дә пенсиядә. Картлык көннәрендә үзләренә терәк булыр, дип үстергән кызларының бу дөньядан вакытсыз китеп баруына алар әле дә ышаналмыйлар. Бигрәк тә әлеге коточкыч көннәрнең бер мизгелен дә хәтерләмәгән Людмила апа. Ходай кайгысын беразга булса да җиңеләйтим диптер инде, аның хәтереннән ул чорны сызып ташлаган. Авыл советы председателе булып эшләгән вакытта совещаниедән кайтып барганда машинасы белән поезд астында калып, авыр җәрәхәтләр алган Петр дәдәй исә: "Минем кебек инвалид булып кына калган булса да, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәгән булыр идек әле. Юк шул", - дип авыр көрсенә.
Наташа кечкенәдән бик актив, тырыш һәм ярдәмчел булып үсә. Людмила Петровна өч баласын да "Аяк өсте йоклап тормагыз, эшлисе эшегезне иртәгәгә калдырмагыз", дип өйрәтеп үстерә.
- Абыйсы Алёша белән кечкенә Олесяны коляскага утыртып түтәлләр арасына чыгып утыралар иде. Мин кушканны көтмиләр, эшне үзләре белеп эшлиләр иде, - дип искә ала әни кеше. - Казаннан кайтканда да, машинадан ук галошларын киеп керә иде. "Мама без ашап кына кайттык, кая ни эшлик, - дип бакчага юнәлә иде... Шул хәтле тырышты. Яшәргә ашыкты Наташабыз. Бар эштә башлап йөрде. Бер минутта кырык төрле эш эшләп ала иде. Яшь кенә булса да, барыбыз өчен дә терәк иде, - дип күз яшьләрен сөртә Людмила апа.
Наташа мәктәптән үк журналист булырга хыяллана. Башлангыч класслардан ук мәктәп хәбәрчесе була. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Беренче курста укыганда укытучыларның берсе "Сиңа исем-фамилияңне алыштырырга кирәк", дип Наҗия Бәширова исеме алырга тәкъдим итә. Наташа куркып, югалып калмый: "Әти-әни биргән фамилия һәм исемемне беркайчан да алыштырмыйм", - дип җавап кайтара. Группадаш кызларының "алга таба уку авыр булыр инде", дип фаразлаулары акланмый. Наташа гел бишлегә генә диярлек укып бара. Ул каршы әйткән укытучы гына дүртлеләр куя кызга.
Укуын яхшы гына тәмамлап, медицинага багышланган газетада бер ел эшләп ала Наталия. Тырыш кызны тиз күреп алалар, "Саламат" медицина учреждениесенә эшкә чакыралар.
Тормышлар акрынлап җайлана: квартира да, машина да ала Наталия. Моның өчен алны-ялны белми эшли ул. Инде менә гаилә дә кора. Ләкин бер ел гына яшәп кала Наташа ире белән.
Наташа ире Иван белән бала туганчы бераз ял итеп алыйк, дип, гаилә дуслары белән бергә юлга чыгалар. Сәфәрдән алтысының икесе генә әйләнеп кайта.
"Кызым, йөрмисеңме әллә? Су да, салкын да бит, дип әйтеп карадым. "Мама, 10 ел отпускысыз эшлим инде, миңа да 2 көн ял итәргә ярыйдыр", дигәч, ничек каршы киләсең. 10-15 сентябрь тирәләрендә оныгыбыз туарга тиеш иде бит инде. Аннан ял турында бөтенләй онытырга туры килер, дип уйладым", - ди Людмила апа. Күрәсең ана күңеле нидер сизенгәндер... Наташа, бәлки үзе дә сизгәндер. 7 июль көнне, үләренә өч көн кала, Наташа әнисен Казанга чакыра: "Мама, иртәгә кил әле. Олесяга приданыйлар алыйк әле. Аннан өлгереп булмас", - ди. Шулай итеп көзгә кияүгә чыгасы яраткан сеңлесе Олесяга барлык бирнәләрен, бүләкләрен алып калдыра. Олеся бүген дә Наташаны сизеп, аның кайгыртуын тоеп яши. Төшенә дә апасы аңа гел ярдәм итеп, киңәшләрен биреп керә. Олеся Наташа утырткан чәчәкләрне, гөлләрне бүген дә аның төсе итеп кадерләп үстерә.
Наталия Башуринаны якыннары, туганнары, дуслары әле дә бик юксына, сагына. Алар йөрәгендәге яра төзәлми, киресенчә, көннән-көн тирәнәя. Ярты сәламәтлекләрен югалткан ата белән ананың хөкүмәткә дә үпкәсе юк түгел. "Теплоходның төзек булмавын күрә, белә торып, күпме кешене үлемгә чыгарып җибәргәннәрне 5-11 елга иректән мәхрүм итү белән дә, катастрофа корбаннарына багышлап әллә кая илтеп, хаталар белән язып мемориал комплекс салып кую белән дә килешә алмый алар. "Безнең кебекләргә, ятим калган балаларга, гомерләре бер ноктада туктап калган әти-әниләргә елына бер тапкыр дәвалану өчен күпмедер акча биреп торсалар, файдалырак булыр иде, - дип фикерли алар.
Район идарәчеләренә, Наташаның бергә укыган, бергә эшләгән дусларына рәхмәтләре зур аларның. Игътибарлары, җылы сүзләре, онытмаулары өчен.
Лилия Гиниятуллина, сайт "Туган айлар"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев